Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгынга каршы кагыйдәләр үзгәрә

Киләсе елның 1 гыйнварыннан яңа “Янгынга каршы режим кагыйдәләре” гамәлгә керә.

Россия хөкүмәте шул хакта карар чыгарган. Дәүләт янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, яңа Кагыйдәләр янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында кешеләрнең, производствоны оештыруның тәртибен, территорияләрне, корылмаларны, оешмалар биналарын тиешле хәлдә тоту тәртибен билгели.

Аерым алганда, әгәр бу проект документларында каралмаган булса, биналарның подвалларын һәм  цоколь катларын балалар ялын оештыру, ягъни балалар үзәкләре, күңел ачу үзәкләре, тантаналы чаралар һәм бәйрәмнәр, спорт ярышлары үткәрү өчен файдалану тыела. Моннан тыш та яңа Кагыйдәләргә байтак үзгәрешләр кертелгән.

Хөкүмәтнең әлеге карары 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев