Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат булган

Бүген иртән авыр хәбәр тетрәндерде – мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат булган.

Аңа 71 яшь иде. Хәмдүнә Тимергалиева әлкилеләрнең дә яраткан җырчысы иде. Ул район мәдәният йортында һәм авылларда күп тапкырлар концертлар белән чыгыш ясады.

Узган елның көзендә бер төркем өлкән буын артистлар белән район мәдәният йортында концерт куйганнар иде. Бу районыбызга соңгы килүе булган икән.

–Хәмдүнә апа: “Әлкигә юбилей концертым белән кайтасым килә әле”,–дип киткән иде. Тик  бу ниятләрне тормышка ашырырга пандемия комачаулады. Аның үлеме турындагы хәбәрне олы кайгы белән кабул иттек,–ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Хәмдүнә Тимергалиева көчле матур тавышлы, оптимист рухлы, горур холыклы артист иде. “Оҗмах матур дисәләр дә, китәсе килми җирдән”,–дип сәхнәдә җырлаганы һаман колакта яңгырый.

Нишлисең, гомерләр чикләнгән шул. Авыр туфрагың җиңел булсын, Хәмдүнә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев