Ярминкәләр ике якка да кирәк
Казанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләр дә актив катнаша. Иртәгә, 6 ноябрьдә, җирлек советы биргән транспорт белән башкалада яшәүчеләргә сөт, йомырка, яшелчәне күпләп алып барачаклар. "Халык бу мөмкинлектән рәхәтләнеп файдалана: терлек, кош-корт чалучылар үзләреннән арткан итне, сыер асраучылар сөт, эремчек, каймак җибәрәләр. Күпме генә алып барсак...
Казанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләр дә актив катнаша.
Иртәгә, 6 ноябрьдә, җирлек советы биргән транспорт белән башкалада яшәүчеләргә сөт, йомырка, яшелчәне күпләп алып барачаклар. "Халык бу мөмкинлектән рәхәтләнеп файдалана: терлек, кош-корт чалучылар үзләреннән арткан итне, сыер асраучылар сөт, эремчек, каймак җибәрәләр. Күпме генә алып барсак та, бернәрсә кире кайтмый, сатыла. Бу ярминкәләр авыл халкы өчен бик файдалы",-ди җирлек башлыгы Ирина Мамбетова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев