Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында барлык тармакларда да яшь белгечләр кирәк. Аларга нинди ташламалар каралган? Фото

.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә  агрономнар, ветеринария табиблары, инженерлар, терлекчеләр, механизаторлар, бухгалтерлар кирәк.

Уку йортын тәмамлаган елны ук эшкә килгән  югары белемле яшь белгечләргә 300 мең сум күләмендә бер тапкырлы түләү бирелә. Ә урта һөнәри белемле яшь белгечләр 150 мең сум түләү ала.

Эшкә кабул ителгәннән соң 12 ай дәвамында яшь белгечләрнең хезмәт хакына 7500 сум күләмендә өстәп түләнә.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе белән үзара килешү төзеп, аграр уку йортларында 10 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге бар. Яшь белгеч диплом алгач әлеге предприятиедә ким дигәндә өч ел эшләргә тиеш була.

 

Район мәктәпләрендә яшь белгечләргә ихтыяҗ зур. Бигрәк тә физика, математика, химия укытучылары җитешми.

Югары уку йортын тәмамлап эшкә кайткан яшь педагогларга ике хезмәт оклады күләмендә, ягъни 28 мең сум ярдәм (подъемный) түләве бирелә. Ә урта һөнәри белемле укытучыларга ул 23 мең 400 сум тәшкил итә.

Беренче өч ел дәвамында  яшь белгечләргә хезмәт окладының 20 проценты күләмендә өстәп түләнә.

Эш стажы өч елга кадәр булган яшь белгечләр “Безнең яңа укытучы” конкурсында катнашып грант ота ала (бездә аны отучылар байтак немало). Грант ияләренең хезмәт хакына өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум өстәп түләнә.

Мәктәп белән килешү төзеп (эшкә кайту шарты белән), югары стипендия алып уку мөмкинлеге дә бар.

 

 

Район медицина учреждениеләренә терапевтлар, гомуми практика табиблары, табиб-нарколог, табиб-отоларинголог кирәк. Авыл ФАПларында фельдшерлар бик нык җитешми.

“Земский доктор” программасы нигезендә авыл җиренә эшкә кайткан яшь табибларга 1 миллион сум күләмендә түләү бирелә.

Быел “Земский фельдшер” программасы да эшли башлады. Авыл ФАПларына эшкә кайткан яшь фельдшерларга 500 мең сум күләмендә түләү каралган.

Медицина вузын тәмамлагач ук эшкә кайткан яшь табибларга өч ел дәвамында хезмәт хакына 3 мең сумга якын өстәп түләнә.

 

Район мәдәният йортларына һәм клубларга хореографлар, режиссерлар, үзешчән театрлар белән эшләүче белгечләр кирәк.

Югары уку йорты тәмамлап эшкә кайткан яшь мәдәният белгечләренә 100 мең сум күләмендә бер тапкырлы түләү бирелә. Урта һөнәри белемле белгечләргә 50 мең сум түләү каралган.

 

Илвина Хәйруллина, Казан дәүләт медицина университетының 4 курс студенты, Әхмәт авылыннан:

–Тагын ике ел ярымнан  вузны тәмамлап, табиб-педиатр белгечлеге алып чыгачакмын. Укыган саен профессиямне ныграк яратам. Диплом алгач, эшкә үзебезнең районга кайтырга җыенам.

 

Ландыш Вәлиева, Казан медицина көллиятенең 2 курс студенты, Базарлы Матак авылыннан:

–Көллияттә мин фельдшер профессиясе үзләштерәм. Булачак хезмәтемне яратам, аны бөтен нечкәлекләре белән өйрәнергә тырышам. Кешеләр саулыгы сагында тору бик җаваплы бит. Укып бетергәч районыбызга эшкә кайтачакмын.

 

Гүзәлия Галиева, Казан федераль университетының 1 курс студенты, Базарлы Матак авылыннан:

–Мин Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә белем алдым. Балалар белән эшләргә бик яратам. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алачакмын. Университетта мин гимназия белән килешү нигезендә укыйм, 15 мең сум стипендия алам. Туган районымда эшләү турында хыялланам. Вузны тәмамлагач гимназиягә эшкә кайтачакмын.

 

Адель Хәмитов, Казан дәүләт аграр университетының 4 курс студенты, Түбән Әлки авылыннан:

–Университетны тәмамлагач хезмәт юлымны һич икеләнмичә туган районыбызда башлаячакмын. Конкурста катнашып, грант отарга телим. Авылда  күп функцияле кооператив төзеп эшләргә җыенам. Минемчә, тырышып эшләсәң, кайда да уңышка ирешергә була. Авылда да хәзер яшәү шартлары бик әйбәт бит.

 

Ранис Шиһапов, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының 5 курс студенты, Базарлы Матак авылыннан:

–Әти-әнием мәдәният өлкәсендә эшләгәнгәдерме, мин балачактан үземне бары тик шушы профессия кешесе итеп күрдем. Биергә, җырларга яратам. Әлегә җырчы Фирдүс Тямаев төркемендә эшлим. Университетны тәмамлагач, вокал һәм хореография буенча үз төркемемне булдырып, эстрадада үз эшчәнлегемне башларга телим.

 

Лилия Шәйхетдинова, Казан дәүләт аграр университетының 4 курс студенты, Базарлы Матак авылыннан:

–Әлегә кайда эшкә урнашасымны төгәл генә белмим. Әйбәт хезмәт хакы, уңайлы шартлар булса, үзебезнең районга кайтып эшләргә дә каршы түгел мин. Районда төрле мәдәният объектлары, спорт корылмалары ачылып тора. Менә дигән йөзү бассейны бар. Әти-әнием дә туган авылыма эшкә кайтуымны хуплыйлар гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев