Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь белгечләргә өстәмә түләү

Район дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә урнашкан яшь белгечләр хәзер өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар. Мондый карар дәүләт ветберләшмәләренә яшьләрне җәлеп итү максатында кабул ителгән. Әйтик, 30 яшькә кадәрге югары белемле ветеринария белгеченең айлык хезмәт хакына 10 мең сум өстәлә. Урта махсус белемле ветеринар исә 8 мең сум...

Район дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә урнашкан яшь белгечләр хәзер өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар.

Мондый карар дәүләт ветберләшмәләренә яшьләрне җәлеп итү максатында кабул ителгән. Әйтик, 30 яшькә кадәрге югары белемле ветеринария белгеченең айлык хезмәт хакына 10 мең сум өстәлә. Урта махсус белемле ветеринар исә 8 мең сум айлык өстәмә түләү ала. Махсус белеме булмаган хезмәткәрләргә 5 мең сум өстәп түләнә. Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләгән яшь белгечләр социаль-көнкүреш шартларын көйләү өчен ярдәм акчасы (подъемные) да ала. Махсус белеме булмаган хезмәткәрләр өчен бер тапкыр түләнә торган мондый ярдәмнең күләме - 15 мең, урта махсус профильле белемлеләргә - 25 мең, югары белемлеләргә 35 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев