Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшь имәннәр” лагеренда ял итүче балалар Нина Агапованың кәҗә фермасында экскурсиядә булдылар.

Түбән Биктимер авылындагы әлеге гаилә фермасына сәяхәтне С. Лисенков исемендәге туган як тарихы музее хезмәткәрләре оештырды.

Автобус белән авылга барганда балаларга Әлки районы һәм аның үзәге Базарлы Матак тарихы турында сөйләделәр. Фермада кәҗәләр “тормышын” күзәтү малайлар-кызларга бик ошады. Кыюраклары ферма хуҗасыннан рехсәт сорап киртә эченә үк керделәр, бәләкәй кәҗә бәтиләрен сыйпап, алар белән уйнап кинәнделәр. Терлекчелек белән чынлап торып кызыксынучы балалар да табылды. Алар Нина Агаповага малларны ничек караулары, алардан күпме сөт алулары турында сораулар яудырдылар.

* * *

Музей хезмәткәрләре бу атнада балалар белән  күп аралашты. Алар үз экспозицияләре белән “Әйлән – бәйлән” балалар уеннары республика фестивалендә дә катнаштылар.

Фестивальгә килгән балалар хозурына 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башында авыл кешеләренең көнкүреш әйберләрен тәкъдим иттеләр. Татар, рус, чуваш халкының милли киемнәрен, өйдә сугылган паласларны, чиккән сөлге һәм тастымалларны, күмер үтүген, йон кабасын, май язгычны, чабаталарны, күмер самоварын, табагачны, патефонны һәм башка экспонатларны балалар бик кызыксынып карадылар, музей экскурсоводлары сөйләгәннәрне дә зур игътибар белән тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев