Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьлегендә тракторчы булган

Июльнең беренче көннәрендә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл хезмәтчәне Татьяна Советникованы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өенә барып котлады. Татьяна Кузьминична Иске Матак авылында яши. Менә 10 елдан артык инде аңа "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәм итеп тора. Социаль хезмәткәр Любовь Юманова ветеран әби турында даими кайгырта, һәр...

Июльнең беренче көннәрендә туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл хезмәтчәне Татьяна Советникованы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өенә барып котлады.

Татьяна Кузьминична Иске Матак авылында яши. Менә 10 елдан артык инде аңа "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәм итеп тора. Социаль хезмәткәр Любовь Юманова ветеран әби турында даими кайгырта, һәр эшендә булыша.

Татьяна Кузьминична гомере буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы елларында 16 яшьлек кыз тракторга утыра, кырларны эшкәртә. Үз авылы егете Иван белән тормыш кора, әмма 40 яшендә инде тол кала. Җиде баланы ул берүзе үстереп аякка бастыра. Күп балалы ана буларак, Татьяна Кузьминична "Ана даны" медале белән бүләкләнгән.

"Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре юбилярны тәбрикләп, аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк, азык-төлек җыелмасы тапшырдылар, сәламәтлек, тыныч картлык теләделәр. Мондый игътибарга Татьяна Кузьминичнаның бик күңеле булды.

Любовь Андронова,

"Кайгырту" үзәге белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев