Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә (20-27 июнь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Тормыш иптәшегез, балаларыгыз белән аралашыгыз. Алар сезнең игътибарга мохтаҗ. Бу көннәрдә сезгә эш һәм хезмәттәшлек тәкъдим итүчеләр күп булыр. Ләкин барлык тәкъдимнәрне дә кабул итәргә ашыкмагыз, күбесе ялган булыр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Җәйнең беренче ае сезнең өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Өстәмә белем аласыгыз киләме, яңа эшкә күчәсезме, әллә бөтенләй тормышыгызны тамырдан үзгәртәсезме... Йолдызлар сезнең барлык башлангычларыгызны да хуплый. Ләкин яңа тормыш башлар алдыннан иске әҗәтләрегезне түләп, биргән вәгъдәләрегезне үтәп куегыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Бик кызыклы, тынгысыз көннәр көтә сезне. Көндез эшкә чумып, кичен кәеф-сафа корып йөрсәгез дә, көчегез ташып торачак. Тормышның һәр минутыннан тәм табып яшәргә тырышыгыз, бер генә секундыгызны да әрәм итмәгез.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Йортны гына түгел, тормышны да тәртиптә тотарга кирәк. Дусларыгызны «чистартыгыз». Бары тик чын кешеләрне генә яныгызда калдырыгыз. Искелектән котылмыйча, тормышка яңалык кертеп булмый.

Арыслан (23 июль-23 август)

Уңышка ышанган кеше генә максатына ирешә ала. Шуны онытмагыз. Арыслан башкалар янында үзен патша кебек горур тотарга тиеш. Бу очракта гына янәшәдәгеләрегезнең хөрмәтен яулый алырсыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Сез вак-төяк мәшәкатьләргә чумарсыз. Барысын да үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк. Туганнарыгыз белән бәхәскә кермәгез, бу сезнең кәефегезне генә түгел, саулыгыгызны да какшатырга мөмкин. Вакытында йокларга ятыгыз, артык борчылмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Кайчандыр яраткан кешегезне кабат очратырга мөмкинсез. Иске хисләр кабат кабыныр. Ләкин аларга баштанаяк чумарга ашыкмагыз. Сез дә, ул да башка инде. Артык хискә бирелү кабат ярык тагарак алдында калдырырга мөмкин. Эш мәсьәләсендә юл куярга өйрәнегез, сабыррак булыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Тышкы кыяфәтегезне, киенү стилен тулысынча үзгәртәсегез килер. Бу тормышыгызда да үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Бәлки күптән көтелгән мәхәббәтегезне очратырсыз. Пар сайлаганда акыл түгел, ә йөрәк кушканча эшләгез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Шәхси тормышыгызны җайга салуга, эштә дә уңыш елмая башлаячак. Начар гадәтләрегездән дә котылырга вакыт. Дөрес итеп туклана башлагыз, спорт белән шөгыльләнү дә комачау итмәс. Үз холкын йөгәнли алган кеше генә уңышка ирешә ала.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Мөһим эшләрне, кирәкле очрашуларны икенче көнгә калдырмаска тырышыгыз. Тимерне кызуында сугыгыз. Нинди дә булса карарга килергә кирәк икән, аны бары тик үз тоемлавыгызга таянып кына башкарыгыз. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Сезнең усаллык аркасында, бер гаепсез кешеләр зыян күрергә мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бу көннәрдә эш икенче планга калыр. Беренче урында сәламәтлек булырга тиеш. Айлар буе җыелып килгән арыганлык үзен сиздерергә мөмкин. Үзегезгә берничә көн ял оештырып алыгыз. Табигатькә чыгып керү, китап уку, дуслар белән кинога бару – болар барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз гына арындырыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Әлегә сезнең яшәү рәвеше тәгәрмәч эчендә йөгереп йөрүче тиенне хәтерләтә. Сезнең тын алырга да вакытыгыз булмаска мөмкин. Иң беренче чиратта якын арада акча китерә торган эшләргә алыныгыз. Сез өлгерә алмаган проектларны хезмәттәшләрегез эләктерергә генә тора. Шуңа да бар көчегезне карьера төзүгә багышлагыз.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев