Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлморза авылында күңелле итеп Авыл көне узды

Һәр авылның ул кечкенә генә булган очракта да танылган кешеләре бар: аларның кайсылары, нәселендәге якыннары белән горурланып, туган төбәгенә ярдәм итә, борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышып, аның тормышы белән яши. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Ә икенчеләр авыл чараларыннан кача, акчасын “бушка” сарыф итәсе килми, янәсе. Ә районыбыз читендә урнашкан Югары Әлморза авылына исә бәхет елмайган. Аның туган ягы турында җаны-тәне белән кайгыртучы ярдәмчесе бар. Томск шәһәрендә яшәүче эре эшмәкәрне биредә олысы да, кечесе дә белә, аны хөрмәт итеп, Рамил абый дип эндәшәләр. 
Ул көнне Рамил Назыйф улы Исмәгыйлевнең исеме алып баручылар тарафыннан гына аталмады, ул гади авыл кешеләре теленнән дә төшмәде. Әлморза авылының моңарчы шул тикле кунаклар күргәне булмагандыр. Алар милли көрәштә һәм ат чабышында үз көчләрен сынап карарга дип, Яр Чаллы, Алабуга, Сарман, Теләче, Алексеевскидан килгән спортчылар гына түгел. Анда Рамил Назыйф улының хезмәттәшләре һәм дуслары да бар иде. Алар үзләренең фикердәшләре һәм диндәшләре (Рамил абый быел Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсен тәмамлаган) белән бергә бәйрәм итү өчен илнең төрле почмакларыннан кайткан. 
Күптәнге гадәт буенча бәйрәм имамнар хәер-фатихасы белән башланды. Район мөхтәсибе Ирек Сәлахиев тиешле доганы укыды, ә Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һиҗри буенча башланган Яңа ел белән котлады.  Ул авылларда күп балалар тусын, авыл кешеләре яхшы тормыш эзләп, туган якларын ташлап китмәсеннәр иде дип теләде. 
Аннары район башлыгы Александр Никошинга сүз бирелде. Район җитәкчесе якташларның туган як өчен керткән өлеше бик зур булуын ассызыклап китте. Александр Федорович яхшы бәйрәм оештырулары өчен рәхмәтен белдерде һәм Рамил Исмәгыйлевка Рәхмәт хаты тапшырды. 
Бәйрәмдә катнашучылар иганәчене, сәхнәгә чыкканда, көчле алкышларга күмде. Аннары ул авыл үсешенә зур өлеш кертүче авылдашларга бүләкләр бирде. Монда иң өлкән кеше дә, быел дәньяга килгән сабыйлар да игътибарсыз калмады. 
Бәйрәм көрәш белән дәвам итте. Шәһәрләрдән килүчеләр дә, авыл егетләре дә көчләрен сынады. Аларны халыкара категориядәге хөкемдар Рамис Вафин хөкем итте, ә мәйдандагы хәлләрне “Шәһри Казан”ның баш мөхәррире, элек үзе Татарстанда көчле көрәшче булган Радик Сабиров шәрехләп торды. 
Келәм өстендә көтелмәгән хәл дә булып алды: Салманнан килгән көрәшче кикриген кабарткан әтәч сыман Ташбилгедән килгән көндәшенә ташланды. Җырчыбыз Фирдүс Тямаев моны читтән күзәтеп тора алмады: сугыш чукмарларын тизрәк аерырга ашыкты. Ни генә булса да, үпкәне читкә куеп, соңыннан дуслашу күпкә яхшырак. Артист биредә кемнең хуҗа булуын яхшылап төшендергәч һәм тамашачылар да моны кызыкка борып көлеп алгач, көрәш гадәти тәртиптә дәвам итте. Йолдызның биредә янә катнашуы таләп ителмәде. Татарстанның атказанган артисты, дөнья күләмендә меңнәрчә татарның яраткан җырчысы үз эшен дәвам итте. Үз төркеме белән ул танылган җырларны башкарып кына калмады, яңгыр явып торуга карамастан, җирле клуб мөдире Лилия Моратова белән бергә уен һәм ярышларны оештыруда да катнашты. Биредә без күрергә гадәтләнмәгән агач атка атланып узышу да, суы тулган чиләк-көянтә асып йөгерү дә бар иде.  Ачык күк астындагы “мунча” да тамашачыларны көләргә мәҗбүр итте. Дәүләт хезмәткәрләре булган ир-атларның бер-берсен себерке белән “дөмбәсләве”н тагын кайда күрер идең әле! 
Вакытлыча көрәш туктатылды – мәйданга ат чабышы җиңүчеләре чыкты. Кешеләр борынгы гадәт буенча җайдакның тугры дусты чабышкы йөгәненә яулык бәйләргә ашыкты. 
Авыл көне мәйданда әйлән-бәйлән җырлау, үзешчән артистларның чыгыш ясавы белән дәвам итте.  Бәйрәмдә абсолют батырга бер бүлмәле фатир булачак дигән сүз таралды. Аны җырчы Фирдүс Тәмаев кызык өчен әледән-әле кабатлап торды. Нәтиҗәдә, көрәштә Яр Чаллыдан килеп, җиңү яулаган Илдар Хәмитовка зур акчалата бүләк бирелде. 
Бәйрәм кичкә таба гына төгәлләнде, дус-туган бер-берсе белән аерылышырга ашыкмады, туйганчы гәпләште. Халык бит: “Бер күрешү – үзе бер гомер”, – дип юкка гына әйтми.  Һичшиксез, Авыл көнендә алган уңай тәэсирләр халык күңелендә озак вакыт сакланыр. 

 

“ТРның муниципаль берәмлекләре советы” ассоцияциясе оештырган бәйге нәтиҗәләре буенча, районнан чыккан танылган кешеләр социаль-мәдәни, спорт һәм җәмгыяви чараларда актив катнашканнары өчен, Әлки районының якташлар җәмгыятенә узган ел беренче урын бирелде. Әлеге зур җиңүдә Югары Әлморзадан булган якташыбыз «ТРАНССИБ» җәмгыятенең генераль директоры Рамил Исмәгыйлевның да өлеше зур.

 

Рияз Төхвәтуллин, “Үзәк Әлки” төбәк идарәсе директоры: 
–     Яхшы, күңелле бәйрәм. Бүген биредә бер чишмә суын эчеп үскән, бер мәктәпкә йөргән, бергә хезмәт иткән якташлар  очрашты. Мин бүген биредә 50 ел күрмәгән авылдашларымны очраттым. Шатлыктан хәтта күзләр яшьләнә. Очрашуның төп иганәчесе Рамил абыйга рәхмәт, без җирле эшмәкәр Рафис Ганиуллин белән читтә кала алмадык, күпмедер дәрәҗәдә үз өлешебезне керттек. Без бит шул җирлек кешеләре, әлморзалылар! Моның белән чын күңелдән горурланабыз. 
Владимир Кузнецов, лаеклы ялда, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм гарипләр интернат йортының элеккеге җитәкчесе:
–     Безнең төбәктә элек-электән үк руслар да, татарлар да, чуашлар да бергә эшләгән, бергә ял итә дә белгән. Бәйрәмне бөтен нечкәлекләрне исәпкә алып оештырганнар. Шулкадәр күңелле булырлык итеп барысын да уйларга кирәк бит, әй, дип шаккатам!
Резидә Гайфуллина, Юхмачы авылы мәктәбе:
–     Әлморзада Авыл көне ел саен диярлек үткәрелә. Бүген өебез тулы кеше – өч дистәгә якын туганнарыбыз кайтты. Татар Борнаенда яшәүче кода-кодагыйларыбыз да килде. Кешеләрне бергә очраштыручы шундый көн булуына без бик шат. 
Рамил Гайфуллин, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте йөртүчесе:
–     Бәйрәмгә гаиләбез – хытыным Рушания, улым Рәсим белән килдек. Мондый тамашаны карамый калып буламыни соң! Дуслар, танышлар белән рәхәтләнеп ял иттек. 
Илсур Зәйнуллин, район урманчылыгы җитәкчесе:
–     Без дә бәйрәмгә килергә булдык. Аеруча балалар шатланды. Яңгыр яуганда кечкенәсе машинада йоклап алды. Аннары кабат мәйданга алып килүне сорый башлады – чөнки биредә балалар өчен кәмитләрнең ниндие генә юк бит! Бәйрәм яхшы уйланылган: олысы да, кечесе дә күңелсезләнерлек булмаган! 
Альбина Гыйззәтуллина, Иске Салман авылы:
–     Биредә үткән бәйрәмгә беренче тапкыр килүебез. Көрәшчеләргә җанатар булып килдек, яраткан җырчыбыз Фирдүс Тямаев белән биергә теләдек. Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Рамил Назыйф улына һәм башка оештыручыларга бары тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Туган ягы турында кайгыртучы, аның киләчәге турында уйлаучы кешеләр булу – зур шатлык. 
Илсөяр Шәфигуллина, Базарлы Матак авылы:
–     Бәйрәмгә ирем Рамил белән килдек. Хәзер юллар яхшы, теләгән авылыңа барырга була. Көн дә матур. Аеруча җырчыларыбызны тыңлыйсыбыз килде. Күргәннәрдән бик тә канәгать калдык. Барысы да югары дәрәҗәдә, өйдәге җылылык белән оештырылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев