Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Кәчи авылында яшәүче Александра Миндрюкова 90 яшендә дә яраткан газетасыннан аерылмый

Югары Кәчи авылында яшәүче Александра Миндрюкова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Александра Николаевна - катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы узган ветеран. Ул зур гаиләдә өлкән бала була, хезмәт эшчәнлеген дә бик иртә башлый. Сугыш вакытында үсмерләр, хатын-кызлар бит төп эшче көч була. Сугыш елларында авылда атлар аз була, чөнки күбесен фронтка җибәрәләр. Шуңа атлар урынына үгезләр җигеп эшләргә туры килә. Ә үгезләр белән идарә итү бик авыр була. Александра үсмер бала килеш үгез җигеп авылдан Юхмачы заводына сөт ташый. Зур-зур бидоннарны ул үзе төйи һәм бушата да. Еш кына сөтне һәм сары майны көянтә-чиләк белән Юхмачыга җәяүләп илтергә дә туры килә.
Язгы ташу вакытында бигрәк азап: күпер өстеннән аккан бозлы судан чабата белән чыга ул. Нишлисең, ул чакта галушлар да, резин һәм киез итекләр дә юк. Җитмәсә, ачлык. Кыз бер үк вакытта почтальон булып та эшли, фронттан килгән хатларны һәм толларга зур булмаган пенсияләрне тарата. Бөек Җиңү ту-
рындагы хәбәрне ишеткәч, ничекшатлануларын Александра Николаевна бүген дә дулкынланып искә ала.
1952 елда ул авыл егете Александр Миндрюковка кияүгә чыга. Александр Дмитриевич 1943 елда армиягә чакырылып, җиде ел чик сакчысы булып хезмәт иткән. Барлык авыл кешеләре кебек үк авырлык белән йорт җиткереп керәләр алар, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Александра Николаевна
колхозда тырышып хезмәт куя, бик күп бүләкләргә ия була. Балалары тату-матур гаиләдә буй җиткерә, һәммәсе югары белем ала. Улларын өйләндереп, кызларын кияүгә биреп, оныкларга сөенеп яшәгәндә, барысын да кайгыга салып, гаилә башлыгы Александр Дмитриевич вафат була.
Тугыз дистәне түгәрәкләсә дә, Александра Николаевна һаман хәрәкәтчән, тик утырырга яратмый. Аның хәтере әйбәт, кешеләр белән аралашырга да бик ярата. Ул үзенең авыр да, кызыклы да тормыш юлы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Алар буыны кыенлыкларны җиңеп, күңелле итеп яши белгән
бит. Гөрләтеп туйлар үткәргәннәр, гармунга, балалайкага кушылып җырларга, биергә яратканнар.
Әниләрен бик хөрмәтләүче балалары, ун оныгы, сигез оныкчыгы аның янына гел кайтып торалар. Александра Николаевна бер генә елны да яраткан газетасы "Әлки хәбәрләре"нә язылмыйча калмый. Дөрес, хәзер инде эрерәк хәрефләр белән язылганны гына укый ала. Гомумән, Александра Никола-
евна тормышка канәгать булып, сөенеп яши.
Раиса ТИХОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев