Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлморза укучылары –республикада беренче

Югары Әлморза мәктәбе укучылар командасы республика Фән фестивалендә катнашып, "Фәнни нигездә машина төзү" юнәлеше буенча беренче урынны алды. Әлеге фестивальне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан милли тикшеренү-технология университеты белән берлектә үткәрде. Югары Әлморза мәктәбенең 9нче сыйныф укучылары Ирек Галиев, Алмаз Сафиуллин һәм 8нче сыйныф укучысы Резедә Зиһашина фестивальнең махсус...

Югары Әлморза мәктәбе укучылар командасы республика Фән фестивалендә катнашып, "Фәнни нигездә машина төзү" юнәлеше буенча беренче урынны алды.

Әлеге фестивальне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан милли тикшеренү-технология университеты белән берлектә үткәрде. Югары Әлморза мәктәбенең 9нче сыйныф укучылары Ирек Галиев, Алмаз Сафиуллин һәм 8нче сыйныф укучысы Резедә Зиһашина фестивальнең махсус сертификаты белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда составына керүче әлеге укучыларның һәркайсы мәктәптә технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелегендәге "Яшь техник" түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Марс Нотфуллин исә Фән фестивалендә актив катнашкан команданы әзерләгән өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев