Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Юхмачы авылында яшәүче Наталия Пичугина Үгез елына җентекләп әзерләнгән

Юхмачы авылында яшәүче Наталия Пичугина Үгез елына җентекләп әзерләнгән.

  Елның төп персонажыннан тыш, ул бозау, тана, сыер, кыскасы, тулы бер ферма ясаган. Боларның барысын да оста куллы ханым йон җептән бәйләгән. Элегрәк ул кофталар, свитерлар, шәлләр, җәймәләр бәйли торган булган. Уллары Сережа белән Костя кечкенә чакта әниләре аларны үз куллары белән эшләгән матур киемнәргә киендергән.

–Оныгым Кирюша дөньяга килгәч, төрле уенчыклар бәйләү белән кызыксына башладым. Алар бит өйдә рәхәт мохит, гаилә җылысы тудыра,–ди кул эшләренә мөкиббән ханым.

Наталия Ивановна тумышы белән күрше Нурлат районының Тимерлек авылыннан. Юхмачыга ул 1987 елда Тәтеш педучилищесын тәмамлагач юллама буенча килгән. Авыл егете Александрга кияүгә чыгып, монда төпләнеп тә калган.

Кул эшләренә хирыслык Наталиягә әнисеннән күчкән. Инде тугызынчы дистәне вакласа да, әнисе һаман бәйли, картиналар чигә икән.

Шаян йөзле, сөйкемле җәнлек-җанварлар бәйләү күнекмәләрен укытучы ханым укучылары, авылдашлары белән дә уртаклаша.

–Беренче сыйныфтагы укучым Фирүзә Гайфуллина элмәк белән бәйли. Ә балалар бакчасында эшләүче Рәзилә Саттарова бигрәк тә остарды. Хәзер инде ул үзе бүтәннәрне өйрәтә,–дип уртаклашты безнең белән Наталия.

“Бәйләгән уенчык – оригиналь бүләк кенә түгел, гадәти булмаган уенчык та”,–дип өстәп куя ул.

Чыннан да, Наталиянең уенчыклары мәхәббәт белән эшләнгән, аларга останың кул һәм күңел җылысы, энергиясе сеңгән.  Кул эшләнмәләренең  уникальлеге, кыйммәте дә шунда.       

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев