Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

 
Районның юл челтәре барыбызның да уртак байлыгы, аны сакларга, үстерергә һәм нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Юлларның әйбәт хәлдә булуы теләсә кайсы төбәкнең икътисадын һәм инфраструктурасын үстерүнең, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең мөһим шартларының берсе ул. Юлчыларның үз эшләрен намус белән башкаруы – автомобиль хәрәкәтенең, предприятиеләр эшчәнлегенең, юлда йөрүчеләрнең сәламәтлеге һәм иминлегенең алшарты. 
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бу якшәмбедә юлларны, күперләрне, урам-юл челтәре объектларын төзү һәм ремонтлау, ел әйләнәсе аларны карап тору, эксплуатацияләү белән шөгыльләнүче, торак пунктлар арасында куркынычсыз юллар элемтәсе булуны тәэмин итүче уңганнарыбыз бәйрәм итә.
“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең тырышлыгы белән бүген районның һәр авылына каты түшәмәле юллар илтә. Моның өчен зур рәхмәт сезгә!
Кадерле юлчылар һәм тармак ветераннары! Сезгә чын күңелемнән нык исәнлек, гаилә иминлеге, әйбәт кәеф, зур күләмле эшләр, хезмәтегезнең тотрыклы финанслануын, аварияләрсез тыныч эш шартлары, сыйфатлы яңа озын юллар төзүегезне телим.
Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев