Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбарыс елында туганнарга нинди сыйфатлар хас?

Юлбарыс елында туганнарга нинди сыйфатлар хас? Йолдызлар “телен” аңлаучылар әйтүенчә, “юлбарыслар” бик тиз карар кабул итүгә сәләтлеләр.

 

Алар – көчле шәхесләр, горурлар, тәвәккәлләр һәм үз-үзләрен яклый беләләр. Язмыш юлбарысларны ярата, шуңадыр, бу елда туучылар тормышта уңышка ирешәләр. Алар – дисциплиналы хезмәткәрләр, яңалыкка ачык, гаделлек яклылар.
Яңа 2022 ел алдыннан без Юлбарыс елында туган берничә якташыбыз белән сөйләшеп алдык. Һәм өстә аталган сыйфатларның аларга чынлап та хас икәнлегенә инандык.

Гайшә Мөхәммәтвафина, Иске Камка авылы, 1950 елда туган:
–Мин үзем Чуаш Кичүендә туып үстем. 18 яшемдә Әсхәт исемле Камка егете урлап китте үземне. Юк, моның өчен елап тормадым, ризалаштым. Дус кызларым да, әйбәт егет ул, диделәр. Чынлап та шулай булды – тәвәккәллегем бәхет китерде. Ун бала таптым – Аллаһы Тәгалә биргән һәркайсын якты дөньяга китердем. Әтиләре белән 6 кыз, 4 малай үстердек, инде 21оныгыбыз, 10 оныкчыгыбыз бар. Бер кызыбыз яныбызда.
Үзем савымчы булып 30 елдан артык эшләдем. Балаларыбызны каенанам үстереште, дәү әти, дәү әни тәрбиясе алдылар, рәхмәт аларга.
Узып баручы елда хәсрәтле дә булдык – 94 яшьлек әтием коронавирустан үлеп китте. Яңа елда бу зәхмәтнең тамыры корысын, барыбыз да исән-сау булыйк. Тормыш бик рәхәт бит. Пенсияне китереп торалар. Бабаем янымда, гомерле була күрсен. Балалар кайгыртып торалар, җыелышып кайтсалар, өебез генә түгел, йортыбыз тула. Тыныч булсын дөньялар, имин булсын тормышлар.
Николай Феоктистов, Базарлы Матак, 1974 елда туган:
–Тормышыбызда барысы да ал да гөл! Хатыным Гөлсирә татар кызы, уңдым үзеннән. Бик бәхетле яшибез, улыбыз бар, кызыбыз да бар, алар үсеп җитеп һөнәр алдылар, Казанда яшиләр, эшлиләр. Әлегә кияү-киленнәр юк та, әмма алдагы елда булыр кебек. Ничек дисез, Юлбарыс елы гаилә төзү өчен әйбәт дисезме? Әйтим әле үзләренә, озакка сузмасыннар, дәү әти дә булып карыйсым килә бит!
Мин “Хузангай”да эшлим, автогрейдер, асфальт җәю машинасы белән идарә итәм. Эш күп, авыл юллары да салабыз, фермалар тирәләрен дә асфальтлыйбыз. Монысы шатлык, чөнки хезмәт хакын да яхшы түлиләр бит. “Хузангай” да гына түгел, күрше Алексеевск районының Куркули авылында да эшлим.
Киләсе ел безнеке, дисезме? Бик шәп! Хәерлесе белән килсен! Ходай ничек куша, шуларны башкарырга язсын. Сәламәтлек кирәк, анысы булса, башкасын эшләп табарбыз. Яңа ел белән, райондашлар!

Кәрим Нургалиев, Базарлы Матак мәктәбе укучысы, 2010 елда туган:
–Мин бик тә спорт белән шөгыльләнергә яратам. Бадминтонны өстен күрәм. Әле менә өч көн элек кенә Казанга барып кайттык. Ел буе ярышларга күп йөрдек. “Татарстан өметләре” дигән зур чемпионатта  икенче һәм өченче урыннарны алып кайттым. Бөтенроссия ярышларында да катнашабыз, анысы бигрәк тә кызык. Күпне күрәсең, беләсең... Ничек укыйммы? Гел “бишле”гә генә. Ансат түгел, билгеле, тырышырга туры килә инде. Көн саен икешәр сәгать бадминтон күнегүләре, әллә ничә көнлек ярышларга чыгып китү... Минем ике апам бар, алар миннән күпкә зурлар. Әй, яраталар үземне! Әни дә ярата, ярышларга китсәм борчыла. Әти укуымны тикшереп тора, “улым, тырыша төш, яме?!” - ди. Мин аларны бик тә яратам!

Ләйлә Әхмәтшина әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев