Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлда баланың урыны – автокреслода

Җиңел автомобиль иң популяр транспорт төре булып санала. Юкка түгел. Үз автомобилең яисә такси – бик уңайлы. Теләсә кайсы вакытта теләгән җиреңә барырга була.

 

 

Җиңел автомобиль пассажирлары өчен хәвефсезлек кагыйдәләре дә каралган. Һәм төп кагыйдә шундый: машина йөртүче дә, пассажирлар, шул исәптән балалар да каешлар белән каптырылган булырга тиеш. Олылар хәвефсезлек каешы белән эләктерелә, ә балалар өчен махсус җайланмалар – автобишекләр (иң бәләкәйләргә), автокреслолар (зурраклар өчен) бар.

Бу җайланмалар кечкенә пассажирны каеш белән дөрес эләктерү өчен кирәк. Җиңел автомобильләрдәге гадәти хәвефсезлек каешлары буе 150 сантиметр һәм аннан озынрак булган кешеләргә исәпләнгән. Пассажирның буе кечерәк икән, хәвефсезлек каешы аны тиешенчә сакламый. Авария булса яисә хәтта кинәт туктап калганда да бала каеш астыннан шуып чыгарга мөмкин. Каешның балага җитди зыян китерүе дә бар.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: машинага утырып чыккач һәрчак хәвефсезлек каешын каптырырга кирәк. Дачага барасызмы, бүтән шәһәргәме, әллә инде өйдән мәктәпкә кадәр берничә минутлык кына арамы – мөһим түгел. Статистика буенча, балалар зыян күргән аварияләрнең күпчелеге  өйдән берничә генә чакрым арада булган.

Сәгатенә 50 чакрым тизлек белән барганда булган авариядә автомобильдәге теләсә кайсы предметның авырлыгы 30 мәртәбә арта! Арткы утыргычтагы 30 килограмм авырлыктагы бала алгы утыргычның аркасына бер тоннага якын көч белән килеп бәреләчәк дигән сүз! Бу өч катлы йорт биеклегеннән асфальтка егылып төшүгә тиң.

 

Балалар автокреслосы сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

–Автокресло баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. Әлеге җайланмалар бала параметрлары буенча төркемнәргә бүленә (0,0+,1,2,3). Автокреслоны “бала үсә әле” дигән принцип белән алмагыз.

–“Матрешка” принцибы белән ясалган универсаль модельләр дә бар. Мондый автокреслодан эчке катлаулары алына, һәм кресло бала белән бергә “үсә”. Әмма универсаль модельләрнең баланы саклау дәрәҗәсе азрак.

–Автокреслода һичшиксез Европа хәвефсезлек стандартына туры килүне аңлатучы ЕСЕ R44/04 яисә ЕСЕ129 һәм кызгылт сары наклейка булырга тиеш.

–Әгәр автомобилегездә ISOFIX беркеткечләре бар икән, шундый ук беркеткечләр белән җиһазланган автокреслоны сайлагыз.  Алар хәвефсезлек каешы ярдәмендә беркетелгәнгә караганда ышанычлырак.

–Автокреслоны автомобильдә дөрес урнаштырыгыз. Һәр модельнең үз конструкция үзенчәлекләре бар. Инструкцияне игътибар белән укыгыз яисә сатучы белән киңәшегез.

–Әгәр автомобилегез пассажирлар өчен алгы хәвефсезлек мендәре белән  җиһазланган булса, автокреслоны алгы утыргычка хәвефсезлек мендәрен ычкындырганнан соң гына урнаштырырга мөмкин.

Белеп торыгыз: автокресло авариягә очраса, аны бүтән файдаланырга ярамый!

Әти-әниләр, истә тотыгыз! Балалар автокреслосы – автомобильдә барганда бала хәвефсезлегенең бердәнбер шарты түгел. Машинасында  бала булган йөртүчегә икеләтә игътибарлы һәм сак булу, тизлек режимын саклау, хәвефле маневрларга бармау зарур. Зур тизлек белән барганда авария килеп чыкса, пассив хәвефсезлек чаралары баланы җитәрлек дәрәҗәдә сакламаска да мөмкин. Ә бала организмы олыларныкына караганда зәгыйфьрәк һәм йомшаграк.

Рәис Сафин,

район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

 

Быел районда балаларны автомобильдә махсус креслода йөртмәүнең 16 очрагы  ачыкланды. Мондый кагыйдә  бозу өчен 3 мең сум административ штраф каралган.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев