Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлда йөрү газап булмасын, дип тырышып эшли “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы хезмәтчәннәре

Предприятиенең Базарлы Матак участогы базасында көндез тынлык урнаша. Зур, иркен база бушап кала, барлык техника юлда, эш урынында.

–Безнең 40 тан артык “КамАЗ” машинасы,–ди база мөдире Илмир Гайфуллин. –Хәзер барысы да юлда. Кайберләре Казанда, Түбән Камада, шулай ук Башкортстанда эшлиләр. Трактор, автогрейдерлар да җәй әйләнәсе юлдан кайтып кермиләр. Монда ватылган техника гына булырга мөмкин. Анысын да слесарьлар бик тиз көйләп юлга озаталар.

Биредә коллектив зур. Һәр техника берәмлегендә икешәр кеше (алмашчы белән) эшли бит. Йөк машиналарыннан тыш, өч автогрейдер, дүрт МТЗ, ике К-701, Амкодор тракторлары бар. Тагын сигез кеше слесарь, эретеп ябыштыручы, токарь хезмәтләрен башкара.

Базада идеаль тәртип. Файдаланудан бушаган агрегатлар тигез итеп тезеп куелган. Һәр җирдә чисталык хөкем сөрә. Ел башында биредә күңелле яңалык булган – заманча зур гараж төзелеп файдалануга тапшырылган. Бу җылы гаражда  берьюлы дүрт йөк автомобилен ремонтларга мөмкин. Янәшәдә автоюгыч, буяу эшләрен башкару өчен бокс, шиномонтаж, токарь, эретеп ябыштыру цехлары.

Монда эшләүчеләр хезмәт көне тәмамлангач душта юынып та ала. Гомумән, хезмәткәрләр өчен барлык шартлар тудырылган.

Иртәнге сәгать 5 тә һәм кич 6 тулганда  база бик нык җанланып ала. Бу смена алышына торган вакыт. Руль артына утыручыларның сәламәтлеген медицина хезмәткәре Франгизә Таченкова тикшерә. Аннан диспетчер Илназ Сираҗевтан башкарасы эшләргә күрсәтмә, документлар аласы.  

Юл төзү  участогы коллективында  егетләрнең уңганнары эшли. Төрле һөнәри бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешкән, исемнәре республикага танылган автогрейдерчылар Алексей Емельшин, Марат Раянов, трейлер таккан автомобильләре белән теләсә кайсы техниканы эш объектына вакытында күчереп куючы тәҗрибәле шоферлар Алексей Феоктистов, Айрат Хисмәтов, төяү эшләреннән бер минут та бушамаучы  механизатор Радик Мингәрәев, теләсә нинди катлаулы техникага җан өрүче көйләүче Галимҗан Вәлиев, озын йөк машинасы белән бөтен Россия буенча йөрүче Мөнир Хәмидуллин, оста эретеп ябыштыручы Рамил Әхмәдиев – әлеге коллективның горурлыгы. Шулай ук үзләренең МТЗ тракторларына төрле агрегатлар тагып юлдан кайтып керми эшләүче механизаторлар Әмир Хафизов, Ринат Ганиев (?), Илшат Туктамышев та тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган егетләр.

“Алексеевскдорстрой”ның Базарлы Матак участогы коллективы райондагы 330 километр юлны карап тора. Кышын кар көртләреннән, бозлавыктан чистартып, юлдагыларга имин йөрергә уңайлыклар тудыралар. Ә инде иртә яздан ул юлларны төзәтеп, ямап, яңартып, тирә-юнен чистартып тору кебек  мең дә бер төрле эш белән мәшгульләр. Елның теләсә кайсы вакытында тәүлек әйләнәсе юлларның  төзеклеген, уңайлыгын тәэмин итүче, димәк, иминлеген кайгыртучы бу егетләрнең җиңелләрдән булмаган хезмәте мактауга һәм хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев