Юлларда шундый хәлләр
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегендә 8 айлык нәтиҗәләр ясалды. Юл инспекторлары әйтүенчә, быел район юлларында 14 авария теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, 18 кеше зыян күргән (узган елда 15 авариядә өчәү һәлак булып, 16 кеше яраланган). Ел башыннан бирле юлларда кагыйдә бозуның 2864 очрагы теркәлгән, 48 кеше машина...
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегендә 8 айлык нәтиҗәләр ясалды.
Юл инспекторлары әйтүенчә, быел район юлларында 14 авария теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, 18 кеше зыян күргән (узган елда 15 авариядә өчәү һәлак булып, 16 кеше яраланган). Ел башыннан бирле юлларда кагыйдә бозуның 2864 очрагы теркәлгән, 48 кеше машина белән исерек килеш идарә иткәндә тотылган. Тагын 80 кешегә карата элегрәк салынган штрафны вакытында түләмәгән өчен беркетмә төзегәннәр, 11 кешене кулга алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев