ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Августта яңа туган бәбиләр хисабына район халкы 12 кешегә арткан. Җәйнең соңгы аенда район авылларында 11 туй булган. Бу айда 5 пар аерылышкан, 16 кеше вафат булган. Ел башыннан бирле 95 бала туган, 53 гаилә төзелгән, 23 гаилә таркалган, 222 кеше үлгән. Чагыштыру өчен: 2014 елның августында районда 16 бәби...
Августта яңа туган бәбиләр хисабына район халкы 12 кешегә арткан.
Җәйнең соңгы аенда район авылларында 11 туй булган. Бу айда 5 пар аерылышкан, 16 кеше вафат булган. Ел башыннан бирле 95 бала туган, 53 гаилә төзелгән, 23 гаилә таркалган, 222 кеше үлгән.
Чагыштыру өчен: 2014 елның августында районда 16 бәби туган, 15 никах теркәлгән, 28 кеше мәңгелеккә күчкән, аерылышулар булмаган. Ә ел башыннан 134 бала дөньяга килгән, 63 туй булган, 25 гаилә аерылышкан, 215 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев