Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебез тырышсак, Юлбарыс: “Булышырмын!” ди

​​​​​​​Яңа ел бәйрәменең үзенә генә хас, башка бер бәйрәмнәрдә дә кабатланмый торган  рухи-сыйфатлары бар:

  алардан бары яхшы якка гына үзгәрешләр көтәбез. Әйтерсең, чираттагы елга атлап кергәндә иске киемне салып ташлагандай кирәкмәгән гадәтләрдән, эш-гамәлләрдән арынабыз да, бөтен нәрсәне өр-яңадан башлап, башкача яшәп китәбез.
Бу көннәрдә ул киләчәкнең нинди буласын бик тә күрәсе килә, шулай бит?! Алдагы елда мине ни көтә? Гаиләм, балаларым, якыннарым өлешенә ниләр язылган? Зур уңышлар, яңа җиңүләр белән сөендерерме алда торган өр-яңа ел?
Көнчыгыш календарендә Юлбарыс елы дип аталган 2022 нче елдан ниләр көтәргә соң?

 

Зәңгәр су юлбарысы

Яңа елның символы – Юлбарыс. Гадие генә түгел, Зәңгәр су Юлбарысы. Беркемнән дә курыкмый торган кыю, тәвәккәл җанвар, бер урында гына торуны яратмый, табышын эзләп әллә кайларга барып җитә ала. Аның бу сыйфаты тормышын үзгәртүдән курыкмаучы кешеләр өчен бик тә килешәчәк: кемдер эш урынын алыштырыр, кемдер яңа өйгә күченер.  Юлбарыс елын яңарышлар, көнкүрешне яхшыртуга юнәлтелгән гамәлләр, белем эстәү, яңа һөнәр алу өчен уңайлы, диләр йолдызлар “телен” аңлаучылар. Димәк, 2022 елда  күптәннән күңелегездә йөрткән иң кыю хыялларыгыз да тормышка ашачак!
Билгеле, Юлбарыс юаш җанвар түгел, аның холкы кырыс, ул –ерткыч хайван. Шунлыктан аның елында эленке-салынкы йөрү бер дә килешмәячәк. Ә менә аның су белән бәйле булуы шушы сыйфатларын бераз йомшартачак икән.
2022 елның Меркурий планетасы тәэсирендә үтәчәген дә искәртәләр астрологлар. Ә ул акыл бирүче планета икән бит, безне уйланылмаган эш-гамәлләрдән саклаячак, ә тырышып хезмәт куйганнарга байлык та вәгъдә итә икән!


Юлбарыстан нәрсә көтәргә соң?

Яңа 2022 ел гаилә кору өчен бик тә уңышлы икән бит! Ялгызларга ярларын табуны вәгъдә итә Юлбарыс. Бәби табу турында хыялланучыларга да “булышачак” ул. Гороскоп буенча Юлбарыс елында туган кызлар-малайларның сәламәтлеге нык, әмма үзләре иркә буласы икән.
Юлбарыс барлык һөнәр ияләренә дә мондый киңәш бирә: тиешлесен эшләсәгез, морадыгызга ирешәсез! Үз көчегезгә ышаныгыз, уңай нәтиҗәләрне җәй башында ук тоярсыз.

 

Яңа елны ничек каршыларга?

Юлбарыс елын өйдә каршыласаң да, кунакка барсаң да әйбәт. Шулай да ялгызлыкны өстен күрүче бу җанвар зур компанияләрне яратып бетерми, диләр. Өстәл тирәли иң якын кешеләр, дуслар утырса яхшырак булыр.
Киемдә дә, өйне бизәгәндә дә тыныч төсләр сайларга киңәш ителә. Чөнки юлбарыс тынычлыкны, рәхәтлекне ярата, куркыныч турында кисәтүче кызыл, кызгылт-сары, кычкырып торган башка төсләр аны ярсытырга мөмкин.
Бәйрәм өстәленә җиләк-җимеш куегыз. Юлбарыс – ерткыч, димәк, бәйрәм табынына ит ризыклары куйсагыз, ел “хуҗасының” күңеле булачак. Кош итеме, сыерныкымы, куянмы – барыбер, ит кенә булсын!
Ә менә бүләк сайлаганда быел “кирәкле, файдалы” дигән сүзләрне онытып торыйк. Быел күңел өчен дигәннәрен әзерләгез. Әйтик, бизәнү әйберләре, китап-картиналар,  яраткан шөгыль өчен кирәкле әйберләр...
Ышансаң да, ышанмасаң да мыегыңа чолгап куй, диләрме әле? Бәйрәм көннәрендә күңел тылсымга ышана, барысы да әйбәт булыр, дип өметләнә. Ә яңа 2022 ел хуҗасы Юлбарыс өметләрне тормышка ашырырга вәгъдә итә. Әмма тырышсак кына. Димәк, һәрвакыттагыча барысы да үзебездән торачак. Яңа ел белән, дуслар, яңа уңышлар белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев