Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зиннәтуллин Кадыйр Карип улының йөрәге тибүдән туктады

Тормыш шулай корылган инде, шатлык-сөенеч белән янәшә кайгы-хәсрәт атлый, кешеләрне газизләрен мәңгегә югалту белән сыный.

 
7 гыйнварда район авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешен керткән, төрле елларда җаваплы урыннарда эшләп якташларының хөрмәтен казанган Зиннәтуллин Кадыйр Карип улының йөрәге тибүдән туктады. Аңа нибары 64 яшь булып, киләчәккә планнар корып, бер көн дә эштән туктамый яшәп яткан мәле иде...
Кадыйр Карип улы 1954 елда Үргәгар авылында туа. Әти-әни кочагында, тагын өч туганы арасында үсеп килгәндә язмыш бу гаиләне олы хәсрәткә күмә, югалтуга дучар итә: малайга 12 яшь чакта трактор белән капланып, әтиләре һәлак була. Көчле рухлы, тырыш, акыллы әниләре ике улы белән ике кызын аякка бастыру өчен мөмкин булганны-булмаганны эшли. Ә олы улы Кадыйр аның төп ярдәмчесе. Шул вакыттан алып гомер буе Кадыйр Карип улы туганнарына тормышта терәк, ышанычлы абый була. “Кайда эшләсә дә, нинди урыннар биләсә дә, абый эне-сеңелләренә генә түгел, бар туганнарына булышып яшәде”,–дип искә алалар аны бүген якыннары.
Мәктәпне тәмамлагач Кадыйр Зиннәтуллин клуб мөдире булып эшли башлый. Өздереп гармунда уйнавы, һәр җырны үзенчә итеп башкаруы белән тамашачы күңелен яуласа, җитәкче буларак сәләтле үзешчәннәрне республика бәйгеләрендә катнаштырып, зур сәхнәгә дә чыгара ул. Аннары – армия хезмәте: өч ел матрос Зиннәтуллин диңгезләр гизә. Ил алдында бурычын үтәп кайткач, егет комсомолның район комитетында инструктор булып эшли, кешеләрне оештыру тәҗрибәсе туплый. Алдагы эшчәнлегендә кирәге чыга бу тәҗрибәнең: “Актай” совхозында белгечлеге буенча механик, “Сельхозхимия” берләшмәсендә җитәкче урынбасары, КПСС район комитетында бүлек мөдире, төрле елларда “Камка”, “Авангард”, “Актай”, “Труженик”, “Шәпкә” хуҗалыкларында, район кулланучылар җәмгыятендә җитәкче булып эшләп, абруй казана, алдындагы бурычларны үтәп, үзен сәләтле оештыручы, оста җитәкче, акыллы кеше итеп таныта. Ә район авыл хуҗалыгы  тамырдан үзгәргәч, ул фермер хуҗалыгы     оештырып, мөстәкыйль эшчәнлеккә керешә. Төрле елларда аның белән бергә хезмәт куйган әлкилеләр Кадыйр Карип улын тырыш, принципиаль, компентентлы белгеч буларак искә алалар.
Кадыйр Карип улы тормыш иптәше белән ике ул үстерде, дәү әти булу бәхетен татырга өлгерде...
Мәрхүмнең тормыш иптәше Фәнүзә Фоат кызының, улы Альбертның, туганнары, якын-нарының авыр хәсрәтләрен эчкерсез уртаклашып, аларга бу хәсрәтле көннәрне кичерүдә рухи көч, ныклык, сабырлык телибез. Кадыйр Карип улы Зиннәтуллин турында  якты истәлекләр хәтеребездә бик озак сакланыр.

А.Ф. Никошин, Р.Ә. Билалов, Р.Г. Фәйзрахманов, Р.С. Ибәтуллин, И.В.Юсупов,  Р.Р. Гадиев,  Ә.Ә.Рәхимҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев