Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт Зиннуров “Башваткыч”ны кибеткә алмаштырган? [+фото]

Бу кибетне Зөлфәт арендага алган икән. Инде икенче елын эшли. Бүген исә Казаннан товар алып кайткан. - Көнаралаш товарга йөрим. Җәй көне дачниклар булгач, күбрәк кирәк. Ипи көн саен килә. Бистә эчендә икенче кибет бу. Кергәндә тагын берәү бар. Акмаса да, тамып тора инде. Җәйгә кереме бераз бар. Кышын үзен-үзе...

Бу кибетне Зөлфәт арендага алган икән. Инде икенче елын эшли. Бүген исә Казаннан товар алып кайткан.

- Көнаралаш товарга йөрим. Җәй көне дачниклар булгач, күбрәк кирәк. Ипи көн саен килә. Бистә эчендә икенче кибет бу. Кергәндә тагын берәү бар. Акмаса да, тамып тора инде. Җәйгә кереме бераз бар. Кышын үзен-үзе аклап бара, - дип эшчәнлегенә бәя биреп алды жырчы.
Зөлфәтнең киң күңеллегенә шаклар катасың! Хатыны Гөлназ бүген-иртәгә икенчегә бала табарга тора. Ә ул безне ике дә уйламый, үзләренә кунакка чакырды.
Озерный бистәсе Биектау районында урнашкан. Казаннан 15 минутлык юл. Яшеллеккә төренгән матур бистә. Җәннәт почмагы! Үзе авыл, үзе шәһәр. Зиннуровлар йорты каршында капка да, койма да юк әлегә. Безне саран гына сәламләп йорт сакчысы - эт каршы алды. Ул бу йортка көзен килеп кергән дә шул килүдән китмәгән. Этнең исеме - Назлы. Исемне маэмайга Зөлфәтнең кызы Зәлия кушкан.
- Менә шушында тыйнак кына яшәп ятабыз, - ди Зөлфәт. - Шәһәр кешесе кебек. Тавык-чебеш тә, мал-туар да асрамыйбыз. Хәтта бакчабыз да юк. Хәер, ике өй арасына бераз яшелчәләр чәчтек әле. Әнә, күрәсеңме, урам яктан "поддон" белән рәшәткә тотып куйдым. Узган ел кишер уңышы әйбәт булды. Суган да "ничава" гына чыкты. Аштәмләткечләр котырып уңды. Быел да иң арзан орлыклар чәчтем. Зәлия белән икәү су сибәбез. Искә төшкәндә. Чүп тә басып китә кайчак. Туфрак дигәне - кып-кызыл ком. Язмышлары Ходайга тапшырылган яшелчәләр бу.
Бакчаны әйләнеп, өйнең арткы ягына чыктык. Ишегалдында да әлегә чирәм генә хуҗа.
- Күрәсеңме, күрше белән ике арада койма да юк. Капка да. Бөтен җир минеке сыман. Кышын кар көрәгәндә дә җанга рәхәт, - ди Зөлфәт. - Менә туфрак алып кайтып аударган идем. Киләчәктә бакча булсын өчен. Агачлар да утыртмадым әле. Кайберәүләр: "Утыртып куй, үсә тора бит ул", - ди. Аннан соң бит ишегалдына трактор да кертә алмыйм.
Кызу кояштан качып, ясалып ята торган чатырга кереп утырдык. Ул өйгә терәлеп үк эшләнгән. Зөлфәт шуны җилдән ышыклау өчен поликарбонат белән каплап маташа. Монда иҗади тәртипсезлек хөкем сөрә. Төзелештән калган кирпечләр дә, такталар да бар. Эш өстәлендә исә кадак, шөреп, төрле җиһазлар җәелеп ята.
- Зөлфәт, бу бистәне ничек таптың? - дип сорыйм.
- Дуслар биредә яши. Алар янына гел кунакка йөреп, бу җирләрне ошатып калдым. Эзләшә, сораша торгач, кишәрлеген сатучы кеше табылды. 10 сутый җирне 150 меңгә алдым. 2006 елда өйгә фундамент сала башладым. Мин алганда монда берни юк иде. Басу. Тирә-якта да йортлар берән-сәрән генә дип хәтерлим. Нигезне бер ел "утырткач", икенче елны кирпеч өя башладык. Ышанасыңмы, дус егетләр белән 7 көндә очлап чыктык бит. Бәхеткә, өчесе ташчы иде. Иртәнге 7дән кичке 10га кадәр эшли идек. Радиода эшлим бит әле ул чорда. Телевидениедә дә күренәм. "Ялкын"га язам. Тамадалык эшчәнлеген башлап җибәргән вакытлар. Дискотекалар оештыра идем. Акча кулга кергән саен шушы йорт материалына тота бардым инде.
- Нишләп фатирда гына яшисең килмәде?
- Укуны тәмамлаганнан соң, әти дә исән иде әле, "Нишлисең, улым, фатир алмыйсыңмы?", - диде. Ул вакытта бер бүлмәле фатирлар 600-700 мең тирәсе тора. Бер-икене барып карадым. Ошамый гына инде! Тын кысыла. Ирек кирәк. Монда килеп йөрим, сораштыргалыйм, җир эзләштергәлим. Бәхеткә, шушы кишәрлек килеп чыкты. Шатлыгымнан очып Сабага кайттым. "Әти, өй саласым килә", - дидем. "Әй, улым, кирәк микән инде ул", - дип куйды. Ул үзе дә бит йорт салган кеше, белә мәшәкатен. Фатир алсаң, җаның тыныч, ремонт ясадың да бетте-китте. Өйгә бит һаман нидер өстәп торырга кирәк. Менә, йорт сала башлаганга ун ел вакыт узып та киткән. Күченеп яши башлаганга да өч ел булды. Өйләнгәнче гел фатир "снимать" иттем. Гаилә коргач, ике ел Гөлназның фатирында яшәп тордык.
- Зөлфәт, ир бала туган нигезгә кайтып яшәргә тиеш дигән сүз дә бар бит әле...
- Сабада кишәрлек зур. Мин 11 сыйныфта укыганда өй зурлыгында тагын янкорма эшләдек. Янәсе, мин туган йортта төпләнәм. Беренче курста андый теләк бар иде әле. Аннан соң нинди кайту!
- Бу йортны салу күпмегә төште?
- Саный башладым да, 7 миллион ярым булгач тукталдым. Йөрәккә бәрә башлады. Әллә кайчан иде инде ул. Аннан соң шактый акча кереп китте монда. Әле менә подвалга өч ишеккә заказ бирдем. Берсе-берсе 12 мең сум тора. Эшләгән эш тә юк, тик тә торылмый.
Зөлфәтнең йорты өч катлы. Беренче каты - подвал. Икенче каты кирпечтән өелгән, өченче каты бурадан.
- Подвалда мунча булачак, - дип хыяллары белән уртаклаша Зөлфәт. - Алла боерса, быел җиң сызганып шул эшкә керешергә торам. Мунча дип, кара яндырып, утын ягып керә торган мунча түгел инде. Сауна. Аннан чыккач ял итә торган урын, диван, телевизор булсын. Менә шулай итеп эшләргә хыялланам.
- Сине монда таныйлардыр?
- Минем кушамат бар. "Артист" дип йөртәләр икән. Халкы әйбәт бистәнең. 530 кеше яши. Урыны да тыныч. Тыз-быз машина йөргән тавыш та ишетелми. Рәхәт!
Китәргә җыенгач, икенче баланың кем булачагы белән дә кызыксындым.
- Кыз бугай. УЗИдан кача әле, - ди бәхеттән балкыган әти. - Кыз булса, сөенәм генә. Баштарак малай дип йөргән идем. Зәлияне дә малай дип көттем. Кыз бала бит ул шундый тәти! Зәлия янымнан китми дә.
Зөлфәт кызын кешегә күрсәтми генә үстерде. Интернетка фотоларын да куймады. Үзенчә яратып "Авторитет" дип йөртә. Бер карасаң - Зөлфәткә, икенче караганда Гөлназга охшаган курчак кебек кызчык. Бик матур сөйли, тавышы куелган. Артист булыр, мөгаен. Октябрьдә биш яшь тула.

http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/12117-z%D3%A9lf%D3%99t-zinnurov-%E2%80%9Cbashvatkyich%E2%80%9Dnyi-kibetk%D3%99-almashtyirgan?-%20foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев