Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зоя Советникова: Җыр белән бит кайгы-хәсрәт тә ансатрак кичерелә, шатлыгыңны да уртаклашасың

Зоя Петровна оныгын балалар бакчасына илтеп өенә кайтып бара иде. Мәдәният йорты яныннан узганда күзе яңа афишага төште.

 Анда бүген такмаклар конкурсы үткәрелү турында язылган.
Күңеле кузгалып китте Зояның, йөрәге дулкынланып типте. Такмаклар! Бу бит шулкадәр күңелле, шулкадәр рәхәт! Тиз генә өенә кайтып өстен алыштырды да, клубка шаян такмаклар тыңларга дип китте. 
Ә анда аны мәдәният хезмәткәрләре күреп алдылар.
–Зоя апай, бәлки, син дә җырларсың? Җырла инде!–дип ялындылар алар. “Ә ник әле җырламаска?!”,  дип уйлап куйды Зоя Петровна һәм ризалашты да. Әйе инде, сәхнә киемнәре дә юк өстендә, көндәлек күлмәге генә, яше дә шактый. Шулай булса да, тавышы элеккечә яңгырап тора, ә хәтере дистәләгән такмакларны ышанычлы саклый. 
Конкурсны алып баручылар Зоя Петровна Советникова җырлый дип игълан итүгә, залда утыручылар гөрләтеп кул чаптылар. Чөнки аны узган елларда еш үткәрелеп килгән үзешчәннәр концертлары буенча беләләр алар. Бу юлы да клуб хезмәткәрләреннән ким җырламады ул. Ә такмакларның кабатланмас булуы, эчтәлекләренең төрлелеге белән күпләрдән өстен икәнлеген күрсәтте. Тыңлаучылар учларын кызганмый кул чапты аңа. 
...Әлеге конкурстан соң берәр айлап вакыт узды. Көтмәгәндә урамда очратып, Зоя Петровнаны редакциягә кунакка чакырдым. Сөйләшеп утырыйк әле, дидем. Билгеле инде, әңгәмәбез әлеге дә баягы конкурстан башланып китте. 
–Ул кичне өйгә кайткач дәфтәр башладым һәм элек җырлаган такмакларымны исемә төшердем. Барлыгы 115 такмак язып мәдәният йортына тапшырдым әле. Алар миндә русча да бар, туган телем чуашча да. Күбесе балачактан, яшьлек елларыннан хәтердә калган, ә кайберләрен үзем уйлап чыгардым,–диде Зоя Петровна. Һәм без бергәләп Иске Матак авылы кызы Зоя Кулакованың бала чагын искә төшерә башладык. 

Өлкән кыз һәм апа
Ул гади генә авыл гаиләсендә туып үскән. Әтисе Петр Васильевич һәм әнисе Ольга Александровна гомер буе терлек симертү совхозында эшләгәннәр. Өч кызлары арасында Зоя иң өлкәне. Билгеле инде, аңа әти-әниләренә булышырга, сеңелләрен карашырга туры килгән. Үзеннән кечерәк туганнары турында яратып сөйли ул: 
–Любабыз 1960 елда туды, бөтен гомерен авылыбызда яши. Ул безнең бик булдыклы, җиде бала табып үстерде. Киявебез иртә үлеп китте. Любаша балаларын берүзе карады. Савымчы булып эшләде ул. Мин аның белән горурланам, ул бит безнең герой-ана, “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Сеңелебез Надя Чистайда яши, әлегәчә елга портында эшли, бер кыз белән бер малай үстерде. 
Аны тыңлыйм да, эчтән генә көнләшеп утырам: өч кыз туган, өч сердәш, якын дуслар да, кан-кардәшләр дә! Бәхет түгел мени бу?!
–Әйе, дөрес әйтәсез. Без бер-беребезгә береккән инде, еш очрашып торабыз,–дип ризалаша ул. 
–Җырлыйсыздыр да, әйеме?
–Ансыз булмый инде. Җырлыйбыз, озын көйләрне дә, такмакларны да яратабыз. Җыр белән бит кайгы-хәсрәт тә ансатрак кичерелә, шатлыгыңны да уртаклашасың,– ди Зоя Петровна. 

”Ике улым, ике кызым”
Башта Иске Матак сигезъеллык мәктәбен тәмамлап, аннары район үзәгендә урта белем алгач, Зоя Казан учет-кредит техникумына укырга керә. Алга таба тормышы кызның дөрес адым ясавын күп тапкыр раслый: банк белгечлеге, ул вакытта әйткәнчә, гомеренә җитәрлек “икмәге” булып чыга: балаларын үстереп укытырга да, үзен ышанычлы хис итәргә дә мөмкинлек бирә ул.
Техникум тәмамлагач, Зоя Кулакова туган авылына кайта һәм бик тиздән кыз фамилиясен алыштыра – үз урамнарында ук яшәүче Владимир Советниковка кияүгә чыга. Ничек шулай буламы?
–Володя шофер иде, совхоз директоры Василий Васильевич Мошковны йөртте. Машина еш ватыла, ә мин алар өе каршыннан узганда Володяның машина астында ятып аны төзәткәнен еш күрә идем. Күрәмсең, ул да миңа игътибар иткәндер... Шулай өйләнештек инде,–дип елмая Зоя Петровна. 
Яшь кыз җиде балалы зур гаиләгә килен булып төшә. Каенанасы Татьяна Кузьминична аны бик әйбәт кабул итә. Ирен иртә югалткан күп балалы хатынның күңеле киң булган, яратуы һәм җылысы барысына да җиткән.
–Әни әле дә исән. Җәйгә аңа 97 яшь тула. Кызы белән Чабаксарда яши, әмма җәйләрен авылга кайта. Ул безнең бик уңган хатын,– дип яратып һәм горурланып сөйли Зоя Петровна. 
Сүз арасында шуны да әйтик: ул үзе дә инде ике тапкыр каенана, ике тапкыр кияүләренә әби булырга өлгергән, шуның өстенә җиде оныгына дәү әни булу бәхетен дә кичерә.

Язмыш сынаулары
Әмма бу бәхеткә юл һич кенә дә ансат булмаган. Башта яшьләр Иске Матакта торганнар. Зоя Петровна күп еллар район үзәгенә эшкә җәяү йөргән. Әле генә техникум бетергән белгечне ул вакыттагы дәүләт банкына эшкә чакыралар. Банк белән Александр Петрович Баганов идарә иткән, аның урынбасары булып Елена Спирина эшләгән.Яшь белгечкә остаз сыйфатында Анисия Алексеевна Чванованы беркетәләр, ул үзенең тәҗрибәсе белән һич кызганмый уртаклаша.
–Мин бик күп нәрсәләргә баш бухгалтер Мария Егоровна Шевеловадан, өлкән кассир Иван Дмитриевич Васильевтан, икътисадчы Раиса Васильевна Савельевадан, бухгалтер Роза Сәхаповна Шәйхетдиновадан өйрәндем. Ул чакта банкта 28 кеше эшли иде! Мине профсоюзларга “утырттылар”,–дип сөйли Зоя Петровна, дәүләт банкында эшләгән хезмәттәшләрен хөрмәт белән искә алып.
Иске Матактан район үзәгенә 13 ел йөреп эшли ул. Ә 1985 елда Советниковлар Базарлы Матакта өй сатып алалар. Бер-бер артлы туган ике уллары һәм ике кызлары тупырдап үсеп килә. Барысы да әйбәт, шатланып яшә генә! Әмма, кызганычка каршы, Зоя күпмедер дәрәҗәдә каенанасының язмышын кабатлый: әтисе кебек үк, аның ире Владимир да 40 яшендә якыннарын калдырып үлеп китә. 
–Төпчегем Оляга өч яшь сигез ай гына иде. Наташага җиде яшь, Алеша тугызынчы, Ваня җиденче сыйныфта укыйлар. Минем өчен, әйтерсең, кояш сүнде, шулкадәр авыр иде! Әмма яшәргә кирәк, балаларны үстерәсе бар иде бит,–дип гаиләсенең һәм үзенең атасыз да, ирсез дә калган ул авыр вакытларны көрсенеп искә төшерә Зоя Петровна. 
Бәхетенә, туганнары һәм хезмәттәшләре бик булыша. Банкта эшләгәнлектән, Зоя Петровна әйбәт хезмәт хакы ала. Моңа өстәп, йортларында күпләп терлек асраулары да ярдәм итә. Бу эштә инде кул астына кергән уллары Леша белән Ваня булыша әниләренә. Малайларга бик иртә олыгаерга туры килә. Билгеле, аларга ата кулы, кызларга аның кайгыртуы, хатынына мәхәббәте җитми. Әмма гаилә ул авыр вакытларны олы түземлек белән үткәрә, барысына да чыдый. Зоя Петровна балаларын укытып чыгара, һөнәр алуда булыша. Кызлар ТИСБИда түләүле бүлекләрдә укыйлар, фатир яллап торалар. Әниләренең түземлеге һәм көче барысына да җитә. Хәзер инде балалар күптән мөстәкыйль яшиләр: Наталья белән Ольга, кем әйтмешли, әниләре эзеннән китеп, банк хезмәткәрләре булып эшлиләр. Барысының да гаиләләре, балалары, торыр җирләре бар. 
Әңгәмәдәшемнең язмышын күңелемнән кичереп һәм аны эчкерсез кызганып:
–Бик авыр булгандыр, әйеме, Зоя Петровна?–дип сорап куям. 
–Рухи яктан, билгеле инде, авыр булды, безгә Володя бик җитмәде. Мин аны яраттым, ул әйбәт ир һәм кайгыртучан ата иде. Үзе дә озын буйлы, зифа гәүдәле, матур ир-ат иде ул. Авыр туфрагы җиңел булсын! Акча җиткерүгә килгәндә, юк, анысына зарланмыйм. Безгә акча һәрчак җитте. Яшем иллегә җиткәндә гомер буе эшләгән банкны ябып куйдылар. Мин эшсез калдым. Сигез ай “Сельхозхимия”дә эшләгәч, мине Зөфәр Шәрипов Ветеринария берләшмәсенә баш бухгалтер итеп чакырды. Бик вакытлы булды аның чакыруы, кызларның түләүле укыган чоры иде. Зөфәр Шәрип улына әле дә рәхмәт укыйм,–дип җавап бирә ул. Әмма башкаларга рәхмәт әйткәндә гаиләнең матди иминлеге үзенең хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы һәм чиксез түземлеге белән булдырылуы хакында әйтергә оныта. 

Гармун-гармун, 
шаян такмаклар...
Шулай сөләшеп утырдык аның белән. Әмма әңгәмәбезне күңелсез нотада тәмамлыйсым килмәде. Шуңа күрә кабат такмакларга әйләнеп кайттык. 
–Зоя Петровна, ә халык җырына, такмакларга мәхәббәт каян килгән сезгә?
–Мин балачагымда ук чуаш һәм рус җырларын җырларга һәвәс идем. Бер туганыбыз бар иде, рус теле укытучысы һәм оста гармунчы Лев Геннадьевич Еримеев иде ул. Безгә еш килә, гармунда уйный, балаларга җырлар өйрәтә иде. Сабантуйларда, Раштуада, туй-туган көннәрдә гел бездә булды. Балаларны җыеп концертлар әзерли, күрше авылларга алып бара иде ул. Гаҗәеп кеше иде инде! Аны, әгәр белгән булсалар, мөгаен ул чакта популяр “Уйна, гармун!” тапшыруында күрсәткән булыр иделәр. Лев Геннадьевич нәселебез турында китап та яза башлаган иде, әмма тәмамларга өлгермәде, иртә үлеп китте. Менә ул безне җыр-такмакка “ияләштерде” дә инде.
–Мөгаен, авыл клубында дөбердәтеп бии булгансыздыр, әйеме?
–Әйе, шулай. Элек бит олысы-кечесе клубка йөри иде. Ә сайлаулар ничек уза иде ул елларда! Алар чын халык бәйрәменә әйләнә иде бит,–дип искә төшерә Зоя Петровна һәм бүгенге яшьләрнең шундый аралашудан мәхрүм булуларына чын күңелдән борчылуын яшерми. 
Зоя Петровна күптән инде 60 яшен узып киткән. Әмма аның күңелендә тормышны сөю, халык җырларына хас булган шаянлык якты очкын булып яна. Мөгаен, алар бу хатынга көчле булырга, язмыш сынауларын башын югары тотып узарга һәм әлегәчә актив яшәргә, оныкларын яратырга, балаларына булышып торырга этәргеч бирәдер. Һәм, билгеле, такмаклар белән дуслыгы да дәвам итә. Шулай кирәк, Зоя Петровна!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев