Зәйтүнә Сәгыйрова Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып 1990 елдан бирле эшли
Шулай килеп чыккан инде – райондагы авыл җирлекләре башкарма комитетларының барысында да секретарь вазыйфаларын хатын-кыз башкара.
Аларга гаять җаваплы һәм катлаулы, зур осталык, авыл проблемаларыннан хәбәрдарлык һәм аларны хәл итә белүне, моның өстенә түземлелек, сизгерлек һәм оптимистлык, үз көчләреңә ышанганлык кебек сыйфатлар таләп итүче эш йөкләнгән. Һәм, әйтергә кирәк, секретарьларыбызның барысы да үз эшләренә бирелгән, уңган-булган ханымнар алар.
. Бу урында шуны әйтеп үтәргә кирәк: әлеге вазыйфа үз исемен берничә тапкыр үзгәртте, әмма асылы һәрчак шул калды. Дөресен генә әйткәндә, секретарь – җирлек башлыгының мең төрле мәсьәләләр буенча бердәнбер урынбасары ул. Зәйтүнә Әгъзам кызы да нәкъ шундый белгеч.
– Иске Камка җирлек халкы гомер-гомергә сусызлыктан һәм яхшы юллар булмаудан җәфа чикте. Бәхетебезгә, ул проблемалар инде артта калды. 1997 елда барлык 165 йортка газ керде. Хәзер инде бу тормышыбызны газдан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Ә бит, өегезне газлаштырыгыз, дип үгетләп, авыл халкы белән күп тапкырлар сөйләшергә туры килде, – дип соңгы ике дистәдән артык ел эчендә башкарылган зур эшләрне хәтерендә барлый Зәйтүнә Әгъзам кызы.
Авыл кешесенең туганнан башлап бөтен гомере җирлекнең башкарма комитеты белән бәйле дип әйтергә була. Яңа туган балага “метрика” рәсмиләштерү, өй төзергә җир, субсидия алу өчен документлар әзерләү, хәрби исәпкә кую, күп төрле белешмәләр бирү... Моның өстенә секретарь утырыш һәм җыеннар уздыруны әзерли, электрон хуҗалык кенәгәсен тутыра, сайтны алып бара. Шуңадыр, Зәйтүнә апа (авыл халкы аны хөрмәт белән шулай дип атый) Иске һәм Яңа Камкада, Карамалыда, хәтта бушап калган Рус Суыксуында яшәгән һәм яшәүче һәркемне бик яхшы белә. Аңа барысы
Аларга гаять җаваплы һәм катлаулы, зур осталык, авыл проблемаларыннан хәбәрдарлык һәм аларны хәл итә белүне, моның өстенә түземлелек, сизгерлек һәм оптимистлык, үз көчләреңә ышанганлык кебек сыйфатлар таләп итүче эш йөкләнгән. Һәм, әйтергә кирәк, секретарьларыбызның барысы да үз эшләренә бирелгән, уңган-булган ханымнар алар.
. Бу урында шуны әйтеп үтәргә кирәк: әлеге вазыйфа үз исемен берничә тапкыр үзгәртте, әмма асылы һәрчак шул калды. Дөресен генә әйткәндә, секретарь – җирлек башлыгының мең төрле мәсьәләләр буенча бердәнбер урынбасары ул. Зәйтүнә Әгъзам кызы да нәкъ шундый белгеч.
– Иске Камка җирлек халкы гомер-гомергә сусызлыктан һәм яхшы юллар булмаудан җәфа чикте. Бәхетебезгә, ул проблемалар инде артта калды. 1997 елда барлык 165 йортка газ керде. Хәзер инде бу тормышыбызны газдан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Ә бит, өегезне газлаштырыгыз, дип үгетләп, авыл халкы белән күп тапкырлар сөйләшергә туры килде, – дип соңгы ике дистәдән артык ел эчендә башкарылган зур эшләрне хәтерендә барлый Зәйтүнә Әгъзам кызы.
Авыл кешесенең туганнан башлап бөтен гомере җирлекнең башкарма комитеты белән бәйле дип әйтергә була. Яңа туган балага “метрика” рәсмиләштерү, өй төзергә җир, субсидия алу өчен документлар әзерләү, хәрби исәпкә кую, күп төрле белешмәләр бирү... Моның өстенә секретарь утырыш һәм җыеннар уздыруны әзерли, электрон хуҗалык кенәгәсен тутыра, сайтны алып бара. Шуңадыр, Зәйтүнә апа (авыл халкы аны хөрмәт белән шулай дип атый) Иске һәм Яңа Камкада, Карамалыда, хәтта бушап калган Рус Суыксуында яшәгән һәм яшәүче һәркемне бик яхшы белә. Аңа барысы да якын, кадерле.
Ә бит Зәйтүнә Иске Әнҗерә кызы. Кечкенәдән мөстәкыйль, үз-үзенә нык ышанган бала була ул. Шуңадыр, әти-әнисе аны иптәш булсын дип тол калган дәү әнисенә кунарга йөртәләр.
– Әбием белән үскәнгәдер, олыларны аеруча якын итәм, алар белән аралашырга яратам, – ди ул.
Мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлагач, Зәйтүнә авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укый, белгечлек алып районга кайта һәм “Мир” совхозында эшли башлый. Яшьлегенең гөрләп торган чагы бит, мәхәббәте дә туган якта көткән икән – Камка егете Фәргать яулый уңган кызның күңелен. Шулай итеп Иске Камкага килен булып төшә ул. Ә бераздан Зәйтүнәне авыл советы секретаре итеп сайлыйлар. Әйтергә кирәк, аның каенанасы, Ленин ордены кавалеры Зәйнәп апа Вафина 14 ел авыл советы рәисе булып эшләгән кабатланмас шәхес. Дөрес, Зәйтүнә бу йортка килгәндә ул инде гүр иясе була.
– Мине секретарь итеп куйгач, кешеләр Зәйнәп урынына килдең, диделәр. Билгеле, шундый зур ышанычны аклыйсым килде, тырыштым. Ирем Фәргать һәрьяклап булышты, соң кайтасың, аш пешермәгәнсең, димәде, гомер буе терәгем итеп тойдым аны. Әгәр ул шулай ярдәм итмәсә, билгеле инде, мин бу урында озак эшли алмас идем, - ди Зәйтүнә ханым.
Әйе, ул елларда нинди генә мәсьәләләр хәл итәргә, нәрсә генә эшләргә туры килми аңа! Хәтта ялга я “больничныйга” киткән сыер савучыларны да алыштыра ул.
– Әле дә исемдә, фермага киеп барырлык эш киемем юк иде. Склад мөдире Гали Әхмәтов искереп беткән фуфайка табып бирде,- дип искә төшерә Зәйтүнә апа.
Ул вакыттан бирле 28 ел узган. Зәйтүнә Сәгыйрова авыл советы рәисләре Әсхәт Вахитов (инде мәрхүм), Талибулла Әһлиуллин җ и т ә к ч е л е г е н д ә җидешәр ел секретарь булып эшли. Һәм менә 14 ел инде җирлек башлыгы Фәргать Әкбәровның уң кулы ул.
– Безнең як җитәкчеләрдән уңды: рәис-башлыкларыбыз һәм депутатлар тырышлыгы белән һәрчак алдынгы урыннарда булдык. Әйтик, быел гына да шәхси хуҗалыкларга 720 мең сум субсидия тараттык, үзара йөкләнгән салымны тулысы белән җыеп алдык, су басу куркынычы турында халыкны кисәттек, инструктаж үткәрдек. Инде авылларыбызны чистартуга керештек, – дип санап китә Зәйтүнә Әгъзамовна.
Моңа өстәп, аның үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын да әйтеп үтик. Бер генә концерт та аның җырлавыннан башка үтми. Ә бит ул әле өч кыз табып, аларны эшкә, тыйнаклыкка өйрәтеп үстергән әни дә, инде өч оныкка сөекле әби дә.
– Кызларымнан канәгатьмен. Улыбыз булмады бит, әмма әтиебез беркайчан ул хакта сүз кузгатмады. Бәлки, кызларыбызның кечкенәдән аңа булышып, кирәк икән, печән, утын хәзерләшеп, башка йорт эшләрен башкарып үсүләрен яраткандыр, ул кызларыбыз белән һәрчак горурланды, хәзер дә шулай, – ди Зәйтүнә апа.
Хатын-кыз булдырмаган эш юктыр ул. Зәйтүнә Әгъзам кызына карыйсың да, моңа кабат инанасың. Булдыра ул, барысына да өлгерә. Әнә бит, инде яше лаеклы ялга хокук бирсә дә, һаман җибәрмиләр үзен. Димәк, ул әле авылдашларына бик кирәк.
да якын, кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев