фото

Әлки районы: бүген Рәмис Нуруллин белән Гөлгенә Шәйхетдинованың язмышлары бергә бәйләнде

Район ЗАГС бүлегендә бүген Яңа Баллыкүл егете Рәмис Нуруллин белән Базарлы Матак кызы Гөлгенә Шәйхетдинованың законлы никахлары теркәлде. Яшьләр әти-әниләре, туганнары, дуслары каршында балдаклар алышып, бер-берсен яратырга, бер-беренә тугры булырга вәгъдә бирделәр. Алар районнан читкә китмәскә, Базарлы Матакта төпләнергә карар кылганнар. Тигез мәхәббәт, сәламәтлек, бәхет телибез аларга!

Нет комментариев