Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

«Алинә» универсаль спорт залы

«Алинә» универсаль спорт залы
  • Тасвирлама:

    Бина төзелеше 2009 елның җәендә төзелә башлана һәм 2010 елның көзендә тәмамлана. Биредә спортның 17 төре белән эшчәнлек оештырылган, алар арасында нәфис гимнастика, бокс, каратэ, теннис һәм башкалар бар.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 17:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8 (84346) 20-8-87
  • Адресы:

    Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 185

Төзелешнең гомуми мәйданы – 3 000 метрдан артык, анда берничә спорт залы урнашкан. Көн саен комплекска 300дән артык кеше килә ала. Ачылу тантанасында Олимпия чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты, хәйрия фонды башлыгы Алина Кабаева катнашты. Спорт комплексы төзелеше «Бердәм Россия» партиясе программасы буенча аның ярдәме белән гамәлгә ашырылды. – Әлки районы – бабамның туган ягы, шуңа күрә бүген спорт комплексы һәм балалар иҗаты йорты ачылышында мин аеруча зур хисләр кичерәм. Бу комплексларның районда яшәүче йөзләгән бала һәм яшь егетләрнең теләп шөгыльләнгән урынына әйләнүен бик телим», – диде Алинә ачылышта.