Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

«Ләйсән» йөзү бассейны

«Ләйсән» йөзү бассейны
  • Тасвирлама:

    2016 елның августында Әлки райнының Базарлы Матак авылында “Ләйсән” йөзү бассейны ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 14:00 – 21:00

  • Телефон:
    • 8 (84346) 20-8-87
  • Адресы:

    Базарлы Матак ав., Шункар ур., 2

2015 елда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлек кысасында өч зур бассейн касәсе төзелә. Ярышлар тәмамланганнан соң, әлеге касәләрне Тартарстанда калдырырга, аларны Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм Әлки районына бирергә дигән карар кабул ителә. Өч катлы спорт комплексы бер ел дәвамында салына. Биредә берьюлы 320 кеше шөгыльләнә ала. Объектта спорт залы, уңайлы чишенгечләр, тренерлар һәм хезмәткәрләр өчен бүлмәләр, техник бүлмәләр бар. Бассейн касәсе 25 метр озынлыктагы 12 юлга бүленгән. Бассейнда ирекле йөзү, йөзү, су полосы секцияләре эшли.