Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Модульле чаңгы базасы

Модульле чаңгы базасы
  • Тасвирлама:

    2017 елның декабрендә Базарлы Матак авылының Көнчыгыш урамында модульле чаңгы базасын ачу тантанасы булды.

  • Эш вакыты:

    сиш-якш 15:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8 (84346) 20-8-87
  • Адресы:

    Базарлы Матак ав., Көнчыгыш ур.

Модульле чаңгы базасы бик кыска вакыт эчендә төзелде. Модульле бинаның мәйданы 120 квадрат метр. Анда чаңгыларны саклау һәм хезмәт күрсәтү бүлмәсе, чишенү бүлмәләре, тренерлар кабинеты, душ бүлмәләре, бәдрәфләр бар. База 100 пар чаңгы һәм Кар машинасы белән тәэмин ителгән. Бина эчендә берьюлы 30-40 кеше шөгыльләнә ала. Чаңгы базасыннан ел буе файдаланырга мөмкин булачак. Кышын биредә чаңгы спорты белән шөгыльләнергә, ә җәй көне йөгерү, велосипедта узышу, ГТО нормативларын тапшыру буенча төрле массакүләм ярышлар уздырырга була. Бина электр белән җылытыла. Ул тау чаңгысы базалары стилендә төзелгән.