Әлки районында истәлекле урыннар
Әлки районына ни өчен барырга кирәк? Монда күп кенә тарихи һәйкәлләр белән танышып, үткәндәге кызыклы мәгълүматларны ачыклап кына калмыйча, заманча уңайлыклар белән ләззәтләнергә дә мөмкин. Яңа тәэсирләр эзләүчеләргә Әлки күп кенә мәдәни чаралар, фестивальләр һәм бәйрәмнәр тәкъдим итә, аларда халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшырак белергә була. Әлки районы – тарих һәм хәзерге заман, мәдәният һәм табигать, традицияләр һәм инновацияләр үрелеп барган урын.
-
Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле һәм мәңгелек ут
Тасвирлама: Һәйкәл постаменттан-солдат фигуралары урнаштырылган турыпочмак формасында эшләнгән таштан гыйбарәт.
Адресы: Базарлы Матак ав., Совет ур.
-
Базарлы Матакта Дан аллеясы
Тасвирлама: Дан аллеясы Базарлы Матак авылының Совет урамында урнашкан.
Адресы: Базарлы Матак ав., Совет ур.
-
Базарлы Матакта «Өмет» мәчете
Тасвирлама: «Өмет» мәчете Базарлы Матак авылында урнашкан. Рәсми рәвештә 2024 елда ачылган. Мәчет янында чишмә бар.
Адресы: Базарлы Матак ав., Шункар ур.
-
Чуаш Кичүе авылында «Изгеләр чишмәсе»
Тасвирлама: Чуаш Кичүе авылының «Изгеләр чишмәсе»н изге дип атыйлар
Адресы: Чуваш Кичүе авылы
-
«Яңа Сувар» туристлык комплексы
Тасвирлама: Комплекс зороастрий мәдәниятенең ут гыйбадәтханәсе, акчалар тиражы, сувар-чуашлар тарихы һәм мәдәнияте музее, казарма һәм ат абзары, рун әлифбалы таш паркы, Гарәп Карамасы, таврлар (тамгалар) һәм тотемнар белән төзелеп килүче шәһәрлекне үз эченә ала.
Адресы: Сиктермә ав., Иван Казанков ур.
-
Яңа Алпар Авылында «Кизләү» чишмәсе
Тасвирлама: 2018 елда Яңа Алпар авылында төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, чишмә тантаналы рәвештә ачылды.
Адресы: Яңа Алпар авылы
-
Базарлы Матакта «Мәрхәмәтле фәрештә» архитектура-тарихи ансамбле
Тасвирлама: Әлеге ансамбльнең авторы – Россиянең Атказанган рәссамы Петр Тимофеевич Стронский.
Адресы: Базарлы Матак ав., Үзәк парк
-
Мамаев Курганнан алып кайтылган җир
Тасвирлама: Бер табигый ташның кара тактасына түбәндәге сүзләр уелып язылган:
Адресы: Базарлы Матак ав., Үзәк парк
-
Иске Үргәгар авылындагы мәчет (119 ел)
Тасвирлама: Иске Үргәгар авылындагы борынгы мәчет архитектура һәйкәле булып тора.
Адресы: Иске Үргәгар ав., Тукай ур., 28В
Базарлы Матак авылында С.М.Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее – районның төп мәдәни үзәкләренең берсе.
Музейда үзенең әһәмияте буенча уникаль Космонавтика залы бар, анда космонавтлар үзләре бүләк иткән кызыклы экспонатлар тәкъдим ителгән. Музей ачылганнан бирле фондларда 22437 экспонат тупланган. Музей коллекцияләренең төп тупланмалары - археология, нумизматика, этнография, табигый-фәнни коллекцияләр, техника тарихы, гамәли сәнгать әйберләре, скульптура, графика, рәсем сәнгате, сирәк китаплар, документлар, кораллар.
Архитектура мирасы
Әлки районының архитектура мирасы, нигездә, Базарлы Матак район үзәгендәге XIX-XX гасырлар ахырында таштан салынган борынгы гыйбадәт корылмалары яисә аларның калдыклары, сәүдәгәр, сәүдә йортларыннан гыйбарәт.
Районда бүгенге көндә сакланып калган иң борынгы дини корылмаларның берсе – Салман авылындагы Спас чиркәве.
Ул 1795 елда салынган. Гыйбадәтханә алпавыт Сергей Федорович Желтухин акчасына епархия рөхсәтеннән башка төзелгәнгә күрә, 30 елга якын эшләми. Шуңа күрә аны изгеләндерергә ризалык бирелми, 30 елдан соң гына моңа рөхсәт бирелә.
Ул Изге Ана иконасы, изге Николай Чудотворец хөрмәтенә янкормалары булган өч тәхетле кирпеч храмнан гыйбарәт була. Хәзерге вакытта чиркәүнең беренчел кыяфәте югалган.
Сиктермә авылында Николай Чудотворецның элеккеге агач чиркәү калдыклары сакланган.
Ул 1865 -1868 елларда төзелә. Совет власте елларында һәм 20 нче елларга кадәр анда урта мәктәп урнаша. Бүгенге көндә ул гамәлдә түгел.
Район үзәгендәге Базарлы Матак авылында 1878 - 1880 елларда Троица Живоначальная чиркәве төзелә.
Бүгенге көндә ул гамәлдә. Янәшәдә иганә акчасына зур таш гыйбадәтханә төзелә.
Кошки авылында 1880 һәм 1889 елларда шулай ук Троицк чиркәве төзелә, проект авторы – Казан архитекторы, Барон Генрих Владимирович Розен. Ул Казанда Воскресенск чиркәвен төзегән (сакланмаган), ә төзелеш эшләрен архитектор Александр Остимович Остовский алып барган. Подрядчы крестьян Макар Александрович Шапошников була. Уң як корылмасы – Казанның Изге Ана иконасы хөрмәтенә, сул як корылмасы изге Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелгән.
Үзәк композицияле зур, матур итеп эшләнелгән чиркәү ул. Композициянең нигезе – биш гөмбәзле гыйбадәтханә, аңа ике тәрәзәле аш бүлмәсе һәм манара тоташа (җимерелгән). Гыйбадәтханәнең киң, бер төсәтәге аскы ярусына ярымшар формасындагы гөмбәз астында үзәк барабан күтәрелгән. Почмакларга биек гөмбәзләр астына тагын кечерәк дүрт яктылык барабаны урнаштырылган. Барабаннар киң архивольтлар белән ярымколонналарга беркетелгән.
Апсида – конхо астындагы ярымтүгәрәк – өчпочмаклы фронтон белән тәмамланган диварга тоташа. Храмның почмаклары киселгән, көнчыгышта бераз калкып торалар. Көньяк һәм Төньяк фасадлар үзәк ризалитлар белән беркетелгән. Чиркәүне бизәүдә ярымколонкалардагы архивольтлар, стильләштерелгән капительләр, декоратив тасмалар, рельефлы тәреләр кулланылган. Рус-Византия юнәлешендәге эклектика стилендәге культ архитектурасы һәйкәле ул.
Хәзерге вакытта Изге Троица храмы Архангел Михаил чиркәве мәхәлләсе көче белән торгызыла.
Апак торак пунктында Покров чиркәве калдыклары сакланган.
Аның 1899 елда салынуы билгеле.
Районда мөселман гыйбадәт корылмаларыннан Иске Үргәгар авылында 1905 елның 19 июлендә Казан губерна идарәсе рөхсәте белән төзелгән агач мәчет сакланып калган. Мәчет 1885 елда салынган беренче мәхәллә мәчетенең иске бинасы урынына Абдулла Мансуров проекты буенча төзелә. 19- 20 гасырлар чигендә мәхәлләнең рухи остазы М.Сәгъдетдинов була. Шунысы һәмиятле: мәчет бүгенге көндә дә эшли.
Бина түбә уртасында манара ясап салынган. Ул ике гыйбадәт залыннан һәм төп күчәрдән бераз уңга авышкан турыпочмаклы вестибюльдән гыйбарәт. Керү урыны – төньяктан. Көньягында ике кыеклы түбә астында турыпочмаклы миһраб урнашкан. Беренче гыйбадәт залында - өч пар, икенче зал дүрт пар тәрәзә уелган. Гыйбадәт залларын тоташтыручы чиктәш дивар өстендә сигез кырлы өч өлешле манара урнаштырылган. Аның биек чатыры пыялалы мәзин беседкасыннан ике төрле зурлыктагы кәрниз белән аерылган. Аларның аскысы бер-берсеннән чыгып торган консоль баскычлар рәвешендә эшләнгән. Фасадларның биек тәрәзәләре уеп ясалган йөзлекләр белән бизәлгән. Мәчет нарат бүрәнәләрдән салынган һәм такталар белән тышланган. Мәдәни-архитектура һәйкәле – авыллардагы агач мәчетнең яхшы сакланган, үзенчәлекле үрнәге.
Базарлы Матак авылының архитектура мирасы
XIX гасыр ахырына Базарлы Матак авылы тагын уналты авыл составында Казан губернасы, Спас өязе, Базарлы Матак волостена керә. Базарлы Матак волость үзәге була. Монда зур базарлар һәм ярминкәләр үткәрелгәнгә күрә, аны базарныкы дип йөрткәннәр. Авылда якынча 500 хуҗалык исәпләнә, халкы, нигездә, руслар була, бары тик бер урамда гына (хәзерге III Интернационал урамы) чуашлар яши. Авылда 7 урам исәпләнә.
Авылда 1880 елларда төзелгән бер чиркәү-мәхәллә мәктәбе эшли. Укыту ул вакытта чиркәү идарәсендә була. Бу мәктәп өчьеллык белем бирә, анда бер укытучы эшли. Укучылар «Аллаһы канунын» өйрәнергә, атнага ике тапкыр чиркәү хезмәтенә йөрергә тиеш була. Мәктәпкә нигездә, бай гаиләләрдән бары тик малайлар гына кабул ителә. 1903 елда ике бүлмәле тагын бер земство мәктәбе төзелә, анда шулай ук бер укытучы эшли. Аның өлкән сыйныфлардан ярдәмчеләре була. Ике мәктәптә дә барлыгы 60 малай белем ала. Бу мәктәпләрне тәмамлагач, укучылар башка уку йортларына керә алмаган, чөнки алар дворян яки мещаннар нәселеннән булмаган. Волость идарәсе «Русское слово» дип аталган бер газета алдыра. Крестьяннар кичләрен идарәгә җыелып, бу газетаны кычкырып укыйлар.
Авыл үзәгендә (бүген анда төзелеш материаллары сату кибете урнашкан) җиләк-җимеш бакчасы һәм матур койма белән әйләндереп алынган чиркәү калкып тора. Үзәк парк территориясендә ул вакытта базар мәйданы булган, анда агач кибетләр һәм ябык лабазлар урнашкан. Йортларның күбесе 2-3 тәрәзәле, салам түбәле була. Бай крестьяннарның йортлары гына такта һәм тимер белән ябыла. Матакта сәүдәгәрләр, хәлле крестьяннар күп була, алар еш кына кирпечтән яисә бүрәнәдән ике катлы йортлар сала. Авыл урамнары яшел үлән белән капланганлыктан, пычрак булмый диярлек. Авылда 2 пар тегермәне һәм дистәгә якын җил тегермәне эшли. Ашлык сугарга бик күп авыллардан килгәннәр. Тегермән хуҗалары бай кешеләр булган.
Хәзерге вакытта Базарлы Матакта XIX гасыр ахырында төзелгән кайбер борынгы йортлар сакланып калган:
1. Элек «Сельхозпродуктлар" кибете урнашкан йорт Алексей Соколов әфәндегә караган.
Беренче катта кибет була, икенчесендә - гаилә яши. Анда сәнәгать кирәк-яраклары (ситец, сатин, баш яулыклары, шәлләр һ. б.) белән сәүдә итәләр.
2. Музыка мәктәбе урнашкан бина ул - элеккеге сәүдәгәр Михаил Спиридонов йорты. Икенче катта – торак бүлмәләр, ә беренче катта кибет урнаша. Мануфактура, он һәм азык-төлек (шикәр, конфет, чәй һ. б.) белән сату иткәннәр.
3. Элемтә узелының (РУЭС) иске бинасы Крыловныкы булган, аның берничә аты, сыеры һәм күп сөрү җирләре булган, ялланган эшче көченнән файдаланган.
4.Хәзер БТИ (элекке райвоенкомат) учреждениесе һәм район кулланучылар бүлегенең (РАЙПО) элеккеге склады урнашкан биналар, Крайнов урамындагы шәхси кибетләр кулаклар Белякова Мария, Мясничкина Анастасия, Чвановлар, Фенагентов йортлары булган, аларның арендага алынган җирләре күп булган һәм алар яллы хезмәт кулланган.
5. Элек салым инспекциясе, ә хәзер район тарих-туган якны өйрәнү музее урнашкан йорт сәүдәгәр Лисенковныкы булган.
Сергей Михайлович Лисенков бай сәүдәгәр саналган һәм авылда шәхси сәүдәдән бик яхшы керемгә ия булган. Шулай ук ул авылда зур меценатларның берсе була. Ул үзенең акчаларын земство мәктәпләре һәм учреждениеләре төзүгә юнәлтә.
Ул XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында төзелгән дип фаразлана. Йортның төп фасадында – җиде, кыска фасадында дүрт тәрәзә урнашкан. Беренче катның тәрәзә уемнары ярымдуга рәвешендә эшләнеп, йөзлекләре тәрәзә формасын кабатлый. Икенче каттагы уемнар зуррак һәм бизәкләбрәк эшләнгән. Архитектура һәйкәле-гасырлар чигендәге «кирпеч юнәлеше» эклектикасы стилендәге торак төзелешенең типик үрнәге. Сергей Михайлович Лисенков революциядән соң Базарлы Матактагы бөтен байлыгын ташлап, гаиләсе белән Себергә, соңрак Америкага кача.
6. Сәүдәгәр Манякинның торак йорты XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында төзелгән.
Беренче катта кибет урнашкан, ә икенче катта сәүдәгәр үзе яшәгән. Урамнар чатында урнашкан ике катлы бина беренче (сәүдә) һәм икенче (торак) катларга төгәл бүленгән.