Әлки районында мәгариф өлкәсе
Әлки районында 10 урта, 8 төп гомуми белем мәктәбе эшли. Педагогик хезмәткәрләр арасыннан 244 кешенең квалификация категорияләре бар, бу 73% тәшкил итә.
-
Әлки районы мәктәпләре
Тасвирлама: Базарлы Матак мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм Әлки районының барлык мәктәпләре әлеге бүлектә тупланган.
-
Әлки районындагы түгәрәкләр
Тасвирлама: Әлки районында нинди кызыклы һәм файдалы түгәрәкләр бар дип кызыксынасызмы? Алар турында мәгълүматны биредән таба аласыз.
«Мәктәп автобусы» өстенлекле милли проекты кысасында Әлки районында 43 торак пункттан 367 укучыны 18 мәктәп автобусы белән йөртү оештырылган.
Әлки районында милли мәгариф учреждениеләре челтәре сакланып калган, ул үз эченә татар телен тирәнтен өйрәтүче 8 мәктәпне ала (колачлау 43,76%), аларда 438 бала белем ала. Шулай ук районда чуаш телен фән буларак өйрәнүче 6 мәктәп эшли, аларда 207 укучы белем ала (колачлау 61,2%).
2024 елда Әлки районында 9 сыйныфны тәмамлаган 201 укучы имтихан тапшырды. Инглиз теле, география, тарих, химия, физика, җәмгыять белеме кебек фәннәр буенча нәтиҗәләр республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак. База дәрәҗәсендәге математика, физика, тарих, җәмгыять белеме, химия, инглиз теленнән БДИ нәтиҗәләре республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак.