Әлки районындагы сәүдә үзәге
Әлки районында сәүдә мәйданчыклары кайда урнашкан? Районында нинди сәүдә үзәкләре бар?
Әлки районы Базарлы Матак авылында «Алып-Хан» сәүдә йорты эшли.
Ул ике катлы бина, аның ишекләре һәм фасады машина йөрү юлына каратып эшләнелгән. Алып Хан сәүдә үзәгендә азык-төлек, балалар өчен кирәк-яраклар һәм киемнәр, көнкүреш техникасы, өлкәннәргә киемнәр кибете, даруханә, чәчтарашханә бар.