Әлки районындагы спорт командалары
Район халкы спорт белән актив шөгыльләнә. Көрәшчеләрнең, ватерполчыларның, футболчыларның, волейболчыларның даны республикада билгеле.
-
«Актай» волейбол командасы
Тасвирлама: Тренерлар: Захаров Виктор, Ирдинкин Денис.
-
Кече футбол буенча «Актай» яшүсмерләр командасы
Тасвирлама: Тренер: Сәгъдиев Рифкать
-
«Актай» ватерполчылары командасы
Тасвирлама: Су полосы буенча тренер - Александр Георгадзе
Әлки районының яшь волейболчылары зона, республика һәм төбәк ярышларында катнашалар. 2024 елгы мәктәп волейбол лигасы финалында волейболчылар командасы 2 урынны яулады.
Су полосы – безнең районда бик тиз үсә торган спорт төре. Ул искиткеч әзерлек, күнекмәләр, көч, белем һәм командада эшли белүне таләп итә торган эффектлы һәм матур уен.
Бүгенге көндә биредәге спорт мәктәбендә әлеге спорт төре белән 100дән артык бала шөгыльләнә, алар арасыннан төрле дәрәҗәдәге ярышларда районыбыз данын яклаучы егетләр һәм кызлар командалары формалашкан.
«Актай " командасы тулысынча Әлки муниципаль районында яшәүче үсмерләрдән төзелгән. Базарлы Матак авылында яңа йөзү бассейны барлыкка килү үсешкә җитди этәргеч булды.
Команданы тәҗрибәле белгеч Александр Константинович Георгадзе җитәкли. Аның сизгер җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар Татарстан дәрәҗәсендәге ярышларда гына түгел, Россиядә дә катнаша һәм соңгы берничә елда җитди нәтиҗәләргә ирештеләр.