Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әлки муниципаль районы тарихы

Әлки муниципаль районы тарихы

Әлки районы административ- территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында төзелә.

Әлки муниципаль районы Татарстанның көньягында урнашкан, ул Ульяновск, Спас, Алексеевск, Нурлат районнары белән чиктәш.  
Әлки районы административ- территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында төзелә. Башта ул Әлки дип атала, чөнки район үзәге Түбән Әлки авылында урнашкан була. Моңа кадәр ул Казан губернасының Спас уездына – Спас кантонына керә. 1937 елда район үзәге Базарлы Матакка күчерелә. Административ учреждениеләр өчен өстәмә биналар кирәк булганга шундый карар кабул ителә. Базарлы Матакта мондый биналар күбрәк була. Нигездә, алар сәүдәгәрләрдән тартып алынган йортлар була.

Районның көньяк-көнбатыш өлеше 1944-1960 елларда – Кузнечиха районына, ә көньягы Юхмачы (1935-1960 еллар) районына керә. Административ үзәкләрне зурайтканда, 1963 елның 1 февраленнән район Куйбышев районына керә. Ә 1965 елның 12 гыйнварыннан кире элеккеге чикләре булдырыла. Район үзәге – Базарлы Матак, Бряндино тимерьюл станциясеннән 72 чакрым ераклыкта Актай елгасы буенда урнашкан. 


  Соңгы елларда районда төзелеп, эшчәнлек өчен тапшырыла:
-    Сиктермә авылында 40 урынлык балалар бакчасы;
-    Яңа Саламанда табиблык амбулаториясе;
-    Иске Матак һәм Яңа Чаллы авылларында 2 фельдшер-акушерлык пунктлары;
-    Югары Әлки авылында блоклы-модульле кибет.
-    1 нче Базарлы Матак мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы; 
-    Түбән Кәчи авылында күп балалы гаилә өчен йорт.   

Түбәндәгеләр төзекләндерелә:
-    Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусы;
-    Татар Әхмәте һәм Югары Әлморза авылларында ике балалар бакчасы;
-    Ташбилге авылы клубы;
-    Кошки авыл җирлеге бинасы;
-    Ветеринария берләшмәсе бинасы;
-    Бөртек саклагычлар.

 

Суүткәргечләр белән шөгыльләнә – “Инженер челтәре” җәмгыяте;
Каты көнкүреш калдыклары, каты коммуналь калдыклар белән шөгыльләнә “Эко-Пром” җәмгыяте. 
Калдыклар Алексеввск районына ташыла, анда ул төрләргә бүленеп, юк ителә.  Район территориясендә каты көнкүреш калдыклары өчен зур – 601 һәм кечкенә 43 контейнер урнаштырылган.