Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
Поздравления

Бүген Гарипов Әсхать Карип улына 60 яшь тула

07 июня 2017, 10:49

1236

0

0

 Бүген Гарипов Әсхать Карип улына 60 яшь тула

Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле кешебез Гарипов Әсхать Карип улына 7 июньдә 60 яшь тула. Аны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.
Әтиебез, син сайлаган төзүче һөнәре борынгы һәм җәмгыятькә иң кирәклесе. Шуңадыр инде бөтен гомереңне туган ягыңа хезмәт итеп, бигрәк тә соңгы 20 елда районның баш архитекторы буларак, бик күпләргә уңайлы, матур йортлар төзүгә, районда бара торган зур төзелешләргә үзеңнең өлешеңне керттең. Әтиебез, син далаларның мәгърүр лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, әти һәм ир буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле Әтиебез. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Сине яратып тормыш иптәшең Венера, балаларың Ленар-Эльвира, Рөстәм-Энҗе, Илүзә һәм оныкларың Ясминә белән Иделия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев