Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
Поздравления

Әниебез Шәрапова Минҗиһан Сәхап кызының 70 яшьлек олуг юбилее

09 июня 2017, 11:59

881

0

0

Әниебез Шәрапова Минҗиһан Сәхап кызының 70 яшьлек олуг юбилее

10 июньдә Базарлы Матакта гомер кичерүче сөекле әниебез Шәрапова Минҗиһан Сәхап кызының 70 яшьлек олуг юбилее. Әни бөтен гомерен хезмәт белән үткәргән, барысын да үз көче белән тапкан, булдырган, без балаларын яратып, ана назын, җылысын биреп үстергән. Әнкәй, син безнең бердәнберебез, өебезнең яме, гаиләбезнең күрке. Күңелең яхшылык, изгелек белән тулган, матур күзләрең шәфкатьлелек нуры сибәләр. Рәхмәт, әнкәй, барлык яхшылыкларың, һәрчак ярдәм итеп торганың, изге догаларың өчен. Сиңа Ходайдан нык исәнлек, озын гомер сорыйбыз. Өебезнең нуры, тормышыбыз үзәге булып бик озак яшәсәң иде.
Котлы булсын, әни, 70 яшең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Өебез нурлы, барыбыз бәхетле.
Сине яратып һәм иң изге теләкләр белән әтиебез Габбас, кызың Әлфия, улың Алмаз, оныгың Радмила һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев