19 июнь көнне Базарлы Матакта яшәүче сөекле кешебез Шәйдуллин Рәис Габдерәүф улына 60 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине зур бәйрәмең белән тәбриклибез. Сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Әниебез белән тигезлектә, мул, рәхәт тормышта гомер кичерегез.
Әти, син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Әти, барысы өчен дә сиңа бик зур рәхмәт. Без сине бик яратабыз.
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың һәм безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев