2 март 2016 яңалыклары
-
2016 ел Татарстанда онкология чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде
Нәрсә соң ул онкология, ягъни рак? Рак - күзәнәкләрнең нормаль түгел үсеше хас булган шешләр җыелмасы ул. Бу вакытта тукымалар нормадагыга караганда тизрәк үрчи. Нормада тукымаларны хасил итүче күзәнәкләр төгәл бер тәртиптә үсәләр, бүленәләр, үзләренә алмаш ясыйлар. Бу организмны сәламәт хәлдә тота. Шешләр зарарсыз яисә яман була. Зарарсыз шешләр рак...
-
26-28 февральдә Чирмешәндә бокс буенча турнир үткәрелде
Анда Татарстаннан кала Төмән, Самара, Ульяновск өлкәләре, Чуаш Республикасы боксчылары көч сынашты. Безнең районнан турнирга Матчанов Закир, Капуров Али, Феоктистов Руслан бардылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Али 38,5 кг га кадәр үлчәүдә, Руслан авырлыклары 57 кг булган боксчылар арасында I урынны алдылар.
-
югары стипендия аласыгыз килә икән, педагоглыкка барыгыз
11 классларның профессия сайлар вакыты җитте. Араларында "укыргамы, укымаскамы" дип уйлаучылар да бардыр. Укырга кергән кеше өчен иң ләззәтле мизгел - стипендия алган көн. Әгәр Сезнең югары стипендия аласыгыз килә икән, педагоглыкка барыгыз! Чыгарылышларның ТР муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп «сайлап алынган» 200е инде быел...
-
Исерек йөртүче – җинаятьче ул
Ел башыннан бирле район юлларында руль артына салмыш хәлдә утырган 16 йөртүче тоткарланган. Автомобиль белән кабат исерек хәлдә идарә иткән өчен өч кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Ә узган атнада район ЮХИДИ хезмәткәрләре машинада җилдерүче дүрт исерекне "эләктергәннәр". Әлеге хәсрәт йөртүчеләрне "права"лары белән дә, шактый сумма акчалары белән дә саубуллашу...
-
Прокурор кабул итә
4 мартта район прокуроры Руслан Гыйзәтов Борискинода шушы авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итәчәк. Кабул итү сәгать 10 нан 11.30 га кадәр авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында була.