Район башлыгы Александр Никошин 100 яшьлек әлкилеләрне бәйрәм белән котлады
Район башлыгы Александр Никошин, Чуаш Борнаенда яшәүче, ноябрь аенда 101 яшен тутырачак Татьяна Андрееваның һәм аннан 3 кенә айга кечерәк Карга авылының өлкән буыны вәкиле Миңнегөл апа Гафиятуллиналарның, 101 яшлек Хазим Фәхретдиновның (Түбән Әлки) хәлен белде, бәйрәм белән котлады, ТР Рәисе һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды.