2 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әлки районы командасы каратэ буенча ачык турнирда катнашып беренче урынны алып кайтты
Болгарда Спас районы башлыгы призына каратэ буенча ачык турнирда катнашып, 10-14 яшьлек яшь спортчыларыбыз зур җиңү яулады. Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдән килгән көндәшләрен безнең кызлар һәм малайлвр шактый ансат җиңделәр. Данил Фәхретдинов, Рөстәм Гатауллин, Милана Варламова беренче урынны яуладылар. Игорь Вассунов, Валерия Советникова, Ранис Сираев, Виктория Советникова...
-
Тәртип мәсьәләләре каралды
Хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясенең алтынчы утырышында күп кенә мөһим мәсьәләләр каралды. Алар арасында ерак һәим якын чит илләрдән кайтучыларның безнең якларда урнашу һәм яшәп китү белән бәйле проблемалар, айнык булмаган гражданнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү, бер тапкыр хөкемгә тартылганнарның кабат җинаять кылулары, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек кебек актуаль...
-
Быел көз айларында районда 730 төп агач үсентеләре утыртылды
Быел көз айларында районда 730 төп агач үсентеләре утыртылды. Бу 1,3 гектар мәйдан дигән сүз. Район үзәгендәге Имәнлек урамында нигез салынган скверда (ул 0,3 гектар били) 350 төп чыршы, юкә, миләш куаклары урын алды. Яңа Салман, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Карга авыл җирлекләрендә агач утырту акциясендә аеруча актив катнаштылар. Һәр елдагыча,...
-
Ярминкәләргә сыйфатлы, яхшы товарлар гына алып барабыз,–ди Идрис Хәмитов
Инде менә ничә еллардан бирле, көзге муллык чоры җитүгә, авыл халкы Казанда ярминкәләр үткәрә башлый. Бу, билгеле, калада яшәүчеләрне кайгыртып, алар кыйммәт булмаган бәядән табыннарын авыл сыйлары белән баетсын, кышка да запасланып калсын өчен эшләнә. Сентябрь башыннан бирле шимбә иртәләрендә районыбыздан төрледән-төрле азык-төлек төягән машиналар колоннасы башкалага юл тота. -Соңгы...
-
“Хузангай” кооперативы комбайны басудан кайтканда юл читенә ауган
"Хузангай" кооперативы комбайны басудан кайтканда юл читенә ауган. Әлеге бөртек суктыру комбайнын хуҗалык яңа гына кукуруз урагы өчен сатып алаган. Бәясе 10 миллион сумнан артык торган комбайн белән Югары Әлки авылы механизаторы идарә иткән. Комбайн авудан зур зыян күрми, кайбер пластмасс узеллары гына ватыла. Хәзер бу машинаның авариягә очрау сәбәпләре...
-
Рәхилә Хәбибуллина Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Ветераннар оешмалары район советында секретарь булып эшләүче Рәхилә Ярулла кызы Хәбибуллинаның тырыш хезмәте югары бәяләнде. Үткән атнада ул җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашканы, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан ветераннары һәм пенсионерлары иҗтимагый оешмасының республика советы президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Рәхилә Ярулла кызы әлеге тынгысыз вазыйфаны 10 ел башкара...
-
Полиция хезмәткәрләре 580 килограмм бөртек урлаган бәндәне тоткарлыйлар
28 ноябрьдән 29 ына каршы төндә полиция хезмәткәрләре 580 килограмм бөртек урлаган бәндәне тоткарлыйлар. Иген төяп кайтучының әлеге бөртеккә документлары булмый. Аны ул Юхмачы терлекчелек комплексыннан урлаган дигән шик туа. Әлеге факт буенча тикшерү бара.