3 февраль 2014 яңалыклары
-
Кар чистарту өчен трактор яллау кыйммәткә төшә
Юл-урамнарны кардан чистарту өчен Иске Матак авыл җирлеге советы "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте һәм 95 нче һөнәр училищесы белән килешүләр төзегән. Әйтергә кирәк, кыйммәткә төшә торган хезмәт бу - трактор яллап эшләткән һәр сәгать өчен 3100 сум акча түләргә туры килә.
-
Әлкилеләр интерактив телевидениегә ияләшә
Районда интерактив телевидениегә күчү мөмкинлеге 2010 елда гына пәйдә булды. Шул кыска гына вакыт эчендә 799 әлкиле телевидение хезмәтенең шундый төрен сайлаган. Ә Интернеттан 2334 абонент файдалана. фото tecnogadgets.pepelradio.com сайтыннан
-
Хуҗалыкларда техника ремонтлауның барышын, орлыкларның сакланышын, малларның ничек кышлавын тикшерәләр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия "Алпар", "Хузангай" хуҗалыкларында ремонт эшләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Районның барлык хуҗалыкларында да тырмаларны төзекләндерү тулысынча төгәлләнде, ди белгечләр. Беренче кат тикшерүләрне 6 февральдә тәмамларга исәплиләр. фото http://www.sergievsk.ru/novosti/2010/02/02/1113/ сайтыннан
-
"Төп максатыбыз – наркотик матдәләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлату”,– ди Мария Платонова
Наркотиклар куллану, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш темалары авыл кешесе өчен беренче карашка чит-ят кебек. Әмма кызганычка каршы, андый зару-)рлык бездә дә бар шул. Моннан нәкъ алты ел элек район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия оештырылу да мәсьәләнең равйон өчен мөһимлеген күрсәтә. Үткән җомгада комиссия 2013 елда уздырылган чараларны анализлап,...