4 август 2020 яңалыклары
-
Әлки районында сыерлар белән компьютер идарә итә
Узган атнада “Хузангай” җәмгыятенең сөтчелек комплексында терлекчелектә алдынгы технологияләрне куллануга багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эше белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев җитәкчелек итте. Семинарда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм терлекчелек комплекслары җитәкчеләре катнашты.
-
Әлки районы ЮХИДИ хезмәткәрләре “Мобильник” операциясе үткәрә
3 августтан 31 енә кадәр республика ЮХИДИ идарәсе “Мобильник” оператив-профилактика чарасы үткәрә.
-
Әлки районы “Хузангай” җәмгыяте көзге бодай суктыруны төгәлләде
Районда урып-җыю эшләре оешкан төстә дәвам итә. Комбайнчылар 35,6 мең гектарда үстерелгән бөртеклеләрнең 10 мең гектардан артыгын җыеп алдылар. Димәк, яңа икмәкнең 30 проценты амбарларга кергән. Уңыш һәр гектардан уртача 40,2 центнер тәшкил итә.
-
Әлки районы Югары Әлморза мәдәният йорты федераль конкурста 100 мең сум грант откан
Югары Әлморза мәдәният йорты, “Авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениесе” федераль конкурсында катнашып, 100 мең сум грант откан.
-
Әлки районыннан Гаваз Закиров һәм Эльвира Акулинина “Балкыш” (“Сияние”) республика фестивале лауреатлары булдылар
Үргәгар авылыннан Гаваз Закиров һәм Кошкидан Эльвира Акулинина ветераннар арасында “Балкыш” (“Сияние”) республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары булдылар.