5 февраль 2014 яңалыклары
-
Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен басканнар
Гыйнварның соңгы атнасында Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен караклар баса. Ике ишектәге өч элмә йозакны ватып, аракы, азык-төлек, көнкүреш товарлары, хәтта парфюмерия әйберләре дә алып чыкканнар алар. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бүлеге һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә караклар бик тиз табылган. Алар, беркайда...
-
9 февраля, в воскресенье, в Алькеевском районе пройдет спортивный праздник "Лыжня России"
В этот день на базе оздоровительного лагеря "Дубки" будут организованы лыжные соревнования. Они начнутся в 11 часов. В них может участвовать каждый желающий. Начиная с 9.30 часов от Дома детского творчества до лагеря лыжников будут доставлять на автобусах. Организуют и прокат лыж. Лыжникам предложат горячий чай, шашлык. Добро пожаловать на...
-
9 февральдә, якшәмбе көнне, районыбызда "Россия чаңгы юллары" бәйрәме үткәрелә
Бу көнне "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында чаңгы ярышлары оештырылачак. Бәйге сәгать 11 дә башлана. Теләге булган һәркем анда катнаша ала. 9.30 сәгатьтән башлап Балалар иҗаты йорты яныннан автобуслар чаңгычыларны лагерьга алып китәчәк. Чаңгылар прокатка да бирелә. Чаңгычылар кайнар чәй, шашлык белән сыйлана алачак. Чаңгы бәйрәменә рәхим итегез!
-
Базарлы Матак авыл җирлеге территориясендә сукбай этләрне аулау оештырыла
Урамда өер-өер йөрүче этләрнең кешеләргә зыян салу очраклары байтак. Күпләр авыл җитәкчеләренә сукбай этләргә карата берәр чара күрүне сорап мөрәҗәгать итә. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты урамдагы хуҗасыз этләрне аулауны оештырырга җыена. Бу, билгеле, кешеләрнең хәвефсезлеге өчен эшләнә. Маэмай асрыйсыз икән, аны бәйдә тотыгыз. Иреккә чыгарып җибәрелгән этнең бүтәннәргә...
-
Салмандагы дуңгызчылык комплексында яңа цех эшли башлый
Комплекста бүген 8 мең баш дуңгыз асрала. Дуңгызларны әлегә кадәр эшкәртүчеләргә тереләтә саталар иде. Быелдан биредә сменага 40 баш терлеккә исәпләнгән сую цехы эшли башлаячак. Болай иткәндә мондагы ит продукциясенә сорау да бермә-бер зуррак. Ә якын киләчәктә комплекс үзендә җитештерелгән итне эшкәртү цехы да ачарга ниятли. фото www.google.ru сайтыннан
-
Без ничә, без нинди, ничек яшибез. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина белән әңгәмә
2013 елда без ничек яшәдек: арттыкмы, кимедекме, нәниләребез күп тудымы, югалтулар нинди булды… Әнә шулар хакында район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина белән сөйләштек. Кызлар күбрәк туган Узган елда районыбызда 184 гаилә бала туу шатлыгын кичергән. Тик менә бәләкәчләр саны кими бара шул: 2012 елга караганда былтыр туучылар 20 гә...