5 март 2017 яңалыклары
-
Әлки районында яшьләр форумы булып үтте. ФОТО
Район мәктәпләрен тәмамлап, махсус урта һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләр белән очрашу үткәрү традициягә әйләнеп бара. Максат - булачак укытучылар, медицина хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре, энергетиклар белән алар I курста укыганда ук элемтә урнаштыру, белгечлек алгач, туган якларына кайтып эшләргә үгетләү. Быел бу очрашу район башлыгы...
-
Әлки районында ел башыннан бирле 17 бала туган
Гыйнвар-февраль айларында районыбызда 17 бала дөньяга килгән, 8 туй булган. Әмма аерылышучылар да күп - ел башыннан бирле 8 пар араларын өзгән. Бу хакта редакциягә район ЗАГС бүлеге хәбәр итә. Чагыштыру өчен: 2016 елның беренче ике аенда 27 бала туган, 10 пар никахлашкан, 4 гаилә таркалган булган.
-
Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете янәшәсендәге мәдрәсәне төзеп бетерү өчен ярдәм кирәк
Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете янәшәсендә төзелүче мәдрәсә инде өлгерү алдында.