5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Баскетбол сөючеләрне “Алинә” спорт залы көтә
Иртәгә, 6 декабрьдә, "Алинә" универсаль спорт залында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының зона ярышлары була. Ярышларда тугыз районнан гомумбелем учреждениеләре баскетболчылары - барысы 18 команда катнашырга теләк белдергән. Районыбыз данын яклап Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең малайлар һәм кызлар командалары чыгыш ясаячак. Уеннар сәгать 10 да башлана.
-
Тагын килегез!
Узган якшәмбедә билгеләп үтелгән Әниләр көне бу гаиләләр өчен аерата сөенечле булды. Бәйрәм алдыннан гына аларның нарасыйлары дөньяга аваз салды. Үзәк хастаханәнең бала тудыру бүлегендә әниләр һәм бәбиләрне өйләренә бәйрәм ясап озаттылар. Шунысы да үзенчәлекле бит әле: бәйрәм атнасында бәби тудыру бүлегендә гел кызлар дөньяга килгән. Базарлы Матакта яшәүче Степан...
-
Район инвалидлар җәмгыяте Халыкара инвалидлар көнен күп әгъзалары катнашында зур бәйрәм итеп үткәрде (ФОТО)
Район инвалидлар җәмгыяте Халыкара инвалидлар көнен күп әгъзалары катнашында зур бәйрәм итеп үткәрде. Сүзгә бәйләнсәң, бу көнне бәйрәм дип атап булмый да кебек. Сәламәтлегеңнең бер чите җимерелеп, тормышта һәр адымыңны кеше ярдәме белән ясарга мәҗбүр икәнсең, әлеге датага сөенмисеңдер инде ул. Әмма башта спорт залында, аннары мәктәп ашханәсендә узган чараның...
-
«Сыерлар санын арттырмый булмас»
Районыбыз шәхси хуҗалыкларында өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучы 135 гаилә исәпләнә. Ел башыннан бирле аларның 31 енә бушлай савым аппаратлары бирелгән иде. Үткән атнада тагын 20 гаилә әлеге зур бүләккә ия булды. Аппаратларны яңа хуҗаларына "Интрейд" ААҖнең Базарлы Матак сөт кабул итү пунктында тапшырдылар. Халык арасында күп йөргәч,...
-
Күзләре яшьле, мәрхәмәте чиксез иде
Үткән гасырның 70 нче еллар башына кадәр район үзәге ашханәсе биләмәсе зур мәйданны алып торды. Хәзерге авыл хуҗалыгы идарәсе урынында ашханә хезмәткәре Гарәфетдин бабай Галиуллинның өе урнашкан иде. Гарәфетдин бабай бәяләп бетергесез эшче иде. Ул ашханәне су белән тәэмин итүче дә, биләмәне тәртиптә тотучы да, калдыкларын түгеп торучы, йөк төяүче...
-
10 сумлык минималь комиссия бетерелде
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы аша коммуналь һәм башка түләүләрне башкарганда алына торган 10 сум комиссия бетерелде. Портал һәм мобиль кушымта аша коммуналь түләүләрне башкару өчен комиссия хәзер 1 процент тәшкил итә, башка хезмәтләр өчен - 2 процент. Дәүләт пошлинасын, салымнарны һәм хәйрия кертемнәрен комиссиясез башкарырга...
-
Дивидендлар таратыла
Район халкына җир пайлары өчен дивидендлар бирү дәвам итә. Барлыгы 7071 кешегә 1623 тонна бөртек бирү каралган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Кызыл Шәрык-Агро" 1071 тонна (1 пайга 1 центнер бодай, 1 центнер тритикале, 0,5 центнер арыш), "Хузангай" кооперативы 226 тонна (1 пайга 2 центнер бодай) бөртекне...