6 июнь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында атлар чабышы – халыкның иң яраткан тамашасы
Сабан туеның тантаналы өлешеннән соң төп мәйдан бер мәлне бушап калгандай була. Димәк, халык акрынлап ат чабышы узасы ипподромга авыша башлаган. Атлар чабышы - Сабан туеның алыштыргысыз бер бизәге, күпләрнең иң яраткан ярыш-тамашасы шул. Елганы чыгып тауга менгәндә янәшәдә атлаучы олы яшьтәге абзыйга сүз кушам: -Берәр туганыгыз ат чабышында катнашамы...
-
Әлки районында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Рәшит Мусин Татарстан Дәүләт Совета рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәшит Мусин әлеге бүләккә районыбызның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен лаек булды. Рәхмәт хатын аңа район Сабан туенда Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов тапшырды.
-
Әлки районының шәрәфле гражданнары исемлегенә тагын ике якташыбыз өстәлде
Якташларыбыз Марат Сираевка һәм Азат Мәҗитовка "Әлки муниципаль районының шәрәфле гражданы" мактаулы исеме бирелде. Марат Әшраф улы 1983-1988 елларда республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләде, бүген лаеклы ялда. "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Илгиз улы районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Соңгы елларда ул туган авылы Иске Әнҗерәне...
-
Әлки районында Иске Тахтала иң төзек һәм чиста авыл табылды
Иске Тахтала районның иң төзек һәм чиста авылы дип табылды. 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам иткән чисталык-экология икеайлыгы барышында торак пунктлар арасында бәйге игълан ителгән иде. Икеайлыкны оештыру һәм үткәрү буенча район комиссиясе авылларда башкарылган чистарту-төзекләндерү эшләрен караганнан соң Иске Тахталаны бәйгенең җиңүчесе дип таныды. Авыл акчалата приз белән...
-
Бер бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән.