6 декабрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районы: Н.Дәүли исемендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары СПИДка “Юк!” диләр
Бүген иртәдән, дәресләр башланганчы ук, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышлап акция үткәрергә булганнар.
-
Әлки районында туып-үсеп, Балык Бистәсе редакциясендә эшләгән Идрис Аметов яңа китабын тәкъдим итте
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсендә якта –шыбыз, танылган журналист Идрис Аметовның яңа гына басылып чыккан “Бәхет чишмәм – синдә, Бистәм!..” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Шактый зур залның китап сөючеләр, укытучылар, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр, кунаклар белән шыгырым тулы булуы күңелдә горурлану һәм зур канәгатьләнү хисләре уятты.Күренеп, сизелеп тора: димәк, Идрисебезнең биредә абруе зур, аны нык хөрмәт итәләр.
-
Әлки районы: хокук мәсьәләләре буенча “кайнар линия”
10 декабрьдә Бөтендөнья кеше хокуклары көне билгеләп үтелә.
-
Әлки районы: сугыш чоры балалары – данлы игенчеләр
Совет чорында һәркем үз язмышының хуҗасы дигән гыйбарә еш кабатлана иде. Менә мин дә бала чаклары сугыш чорына туры килгән берничә авылдашым турында сөйләргә, аларның ниләр кичерүен тасвирларга, тылда җиңү хакына ниләр эшләнүен искә төшерергә телим.