7 апрель 2014 яңалыклары
-
Районның иң карт кешеләренә 99 яшь тулды
Районыбызның иң өлкән кешеләре Сабиха Сәгыйтова - Яңа Чаллыда, Дарья Серова Базарлы Матакта яшиләр. Әбиләрнең икесенә дә быел март аенда 99 яшь тулды. фото forumodua.com сайтыннан
-
Әлки районы пенсионерлары компьютерда ярыша (+ 9 ФОТО)
Районыбыз пенсионерлары компьютерда эшләү осталыгы буенча республика бәйгесенең беренче этабында катнаштылар. Өлкәннәр интернетта мәгълүмат эзләү, электрон төстә мәгълүмат юллау һәм кабул итү, федераль порталдан файдалану, презентация эшләүдә һәм башка биремнәрне үтәүдә ярыштылар. Аларга волонтерлар да ярдәм итте. Конкурста Иске Матак авылыннан Мария Чванова җиңү яулады. Юхмачыдан Ләлә Рәхмәтуллина икенче урынга...
-
Антон Леонтьев физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында кабат җиңүче
Иске Матак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Антон Леонтьев физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында өченче урынны алды. 8-18 апрельдә Антон Татарстан командасы составында Саха республикасының Якутск шәһәрендә узучы Бөтенроссия олимпиадасында республика данын яклый. Олимпиадага китәр алдыннан Антон 24 марттан 6 апрельгә чаклы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә уку-өйрәнүләр...
-
Өч бәби туды
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике малай, бер кыз дөньяга килде. Яңа Сихтермә авылыннан Татьяна Стратонованың өченче баласы туды. фото computer-upgrade.ru сайтыннан
-
“Әлки хәбәрләре”нә 3376 әбүнәчебез язылырга өлгергән
1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Почта бүлекчәләренең күбесе газета-журналларга язылуның актив баруы турында хәбәр итәләр. Әйтик, Иске Камка халкының 95 проценты "Әлки хәбәрләре"нә язылган инде. Чиябашта, Иске Чаллыда яшәүчеләрнең 75-76 проценты, Иске Алпар, Иске Салман халкының 60-65 проценты район газетасына подписка рәсмиләштергән. Күпләр февраль-март айларында...
-
Базарлы Матакта уен салонының эзенә төшкәннәр
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Базарлы Матакта уен салонын ачыклаганнар. Крайнов урамында эшләгән әлеге салоннан "Чемпион" ҖЧҖ милке булган 7 монитор, 1 видеорегистратор, ноутбук, клавиатуралар, флеш-карталар һ.б. алынган. фото casinoyay.com сайтыннан
-
Узган атнада район территориясендә өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән
Әлеге аварияләрдә бер кеше зыян күргән, һәм автомашиналар зарарланган. Атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 73 очрагын ачыклаган. Ә фото һәм видеофиксация приборлары 604 кагыйдә бозу фактын "теркәгән". 17-31 мартта үткәрелгән "Бала - төп пассажир" акциясендә балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 9 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.Узган атнада...