7 май 2014 яңалыклары
-
Әлки район җыелма командасы ирекле көрәш буенча республика бәйгесендә катнашты
Район җыелма командасы ирекле көрәш буенча Алексеевск эшчеләр поселогында узган республика бәйгесендә катнашты. Әхмәттән Алмаз Яһудин, Булат Мөхәммәтшин үз авырлыкларында өченче урыннарны алуга ирештеләр. Аларның тренерлары Рәмзис Сәлахов.
-
Чистайда бокс буенча бөтенроссия турниры үткәрелде
Чистайда 1999 елда һәм аннан соң туган үсмерләр арасында бокс буенча бөтенроссия турниры үткәрелде. Анда катнашып, Кирилл Зинкин көмеш, Руслан Феоктистов һәм Али Капуров бронза медальләр алып кайттылар.
-
Иске Салман мәктәбе укучылары янына авыл китапханәчесе Гөлнур Гарипова килеп, батырлык дәресе үткәргән
Иске Салман мәктәбе укучылары янына авыл китапханәчесе Гөлнур Гарипова килеп, батырлык дәресе үткәргән. Ул балаларга «батырлык» сүзенең мәгънәсен аңлаткан, Бөек Ватан сугышында халкыбызның нинди тиңдәшсез батырлыклар күрсәтүе турында сөйләгән. Китапханәче авыл китапханәсендә булган «Батырлар китабы», «Гази Зарипов, Григорий Булатов - батыр байрак йөртүчеләр» дигән китаплар белән таныштырган, якташларыбыз Советлар Союзы...
-
“Алинә” универсаль спорт залында мини-футбол буенча ярышлар үткәрелде
"Алинә" универсаль спорт залында мини-футбол буенча яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган ярышлар үткәрелде. Бу ярышларда Түбән Әлки мәктәбе җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарны Әхмәт һәм Базарлы Матак үсмерләре бүлеште.
-
Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара
Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара. "Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятенең «Үзәк Әлки» филиалында җанлылык аеруча сизелә. «Хлебодаровка» отряды җитәкчесе Илнур Сираевның без арпа басуында очраттык. -Туфракта дым җитәрлек, алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артык. Басулар да берьюлы өлгерде. Шуңа күрә чәчү эшләрен аеруча оешкан төстә алып барырга кирәк. Быел безнең өчен...
-
23 кеше “права”сыннан колак какты
Район җәмәгать судында ел башыннан бирле руль артына исерек хәлдә утырган 23 кешенең эше каралды. Алар барысы да ел ярымнан ике елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 ар мең сум штрафка тартылды. Апрель аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны вакытында түләмәгән 14 кеше кулга алынды,...
-
Җиңү көне – бөтен халык шатлыгы
Бу изге көнне һәркем үзенчә билгеләп үтә. Иртәдән Базарлы Матактагы Азат итүче солдат һәйкәле янында, авылларда обелисклар тирәсендә тантаналы митинглар үтәчәк. Соңыннан сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм чәенә чакырачаклар. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Җиңү бәйрәменә концерт программалары әзерлиләр. 9 Майда үтәчәк чаралар арасында оешма-учреждениеләр катнашында парад, Җиңү аллеясындагы Советлар...