7 июль 2020 яңалыклары
-
Әлки районында бетон заводы ачылды
Түбән Әлкидә районда тиңе булмаган зур егәрлекле бетон заводы тулы куәткә эшли башлады. Биредә җитештерелгән бетонның сыйфатын халык ошатып та өлгергән – заказлар көннән-көн арта.
-
Коронавирус буенча яңа мәгълүматлар билгеле булды1
Татарстанда үткән тәүлектә коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы расланган.
-
Әлки районы: мунча себеркесен Питрауга кадәр җыйсаң яхшы
Җәйнең бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләренең тагын берсе – мунча себеркесе хәзерләү. Өлкәннәр аны Питрауга кадәр җыю яхшы, диләр. Бу эшнең чын остасы, Иске Матак авылында яшәүче хезмәт ветераны Николай Лычников та моны раслый. Ул үзе мунча себеркесен Троица бәйрәменнән башлап Питрауга кадәр җыя икән. Бу үсемлекләрнең иң сихәтле, хуш исле чагы, ди. Халыкта бит “Питрау үтте – җәй бетте” дигән сүз дә яши.
-
Әлки районы: Италиядә эшләнгән тальянга кадәр бар
Район балалар музыка мәктәбенә федераль программа нигезендә яңа уен кораллары, җиһазлар кайтты.