7 октябрь 2014 яңалыклары
-
11 октябрьдә район үзәгендә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә
Ярминкәдә ит, сөт, тавык һәм үрдәк түшкәләре, бөртек, фураж, печән, салам, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка көз нигъмәтләре сатуга чыгарылачак. Шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре дә үз продукцияләре белән катнашыр. Ярминкәгә чакырабыз сезне, дуслар! Көзге уңыштан запасланып калыгыз. Ярминкә сәгать 9 да башлана.
-
Иске Чаллы авыл җирлегендә күбрәк сыер асрауга өстенлек бирәләр
Бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асраучылар шактый районда. Бүгенге вәзгыять әнә шундый тырышларга йөз тота да. Районда шәхси хуҗалыкларда 6289 баш мөгезле эре терлек, 1872 дуңгыз, 9140 сарык-кәҗә асрала. Иске Чаллы авыл җирлегендә күбрәк сыер асрауга өстенлек бирәләр. Соңгы вакытта бу авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларында...
-
Сыеклык экспертизага җибәрелгән
Сихтермә-Хузангай - Хурада автомобиль юлында тәртип сакчылары туктаткан "Жигули" машинасында үтә күренмәле сыеклык тутырылган бишәр литрлы 15 пластик шешә табыла. Түбән Әлки авылы кешесенеке булган әлеге продукция дәүләт алкоголь инспекциясенә экспертизага җибәрелә.