8 август 2014 яңалыклары
-
2002 елның 1 гыйнварына кадәр стажлары булган гражданнар игътибарына
Пенсия фонды идарәсеннән чакыру кәгазе алуга 2002 елның 1 гыйнварына кадәр стажыгыз булганлыкны раслаучы документларыгызны алып (хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, диплом, һ.б) чакыруда күрсәтелгән адрес буенча я шунда язылган телефоннарның берсенә шылтыратуыгызны сорыйбыз. Шул чакта 2002 елның 1 гыйнварына чаклы булган стажыгыз сезнең Пенсия фонды системасындагы шәхси лицевой счетыгызга кертеләчәк....
-
Икмәк язмышы алар кулында
Соңгы арада яуган яңгырлар зур чыгымнар тотып үстерелгән уңышны җыеп алырга комачауласа да, игенчеләр аяз көннең һәр сәгатен файдаланып эшләргә, комбайннарны бер дә тик тотмаска тырышалар. "Көнчыгыш Әлки" филиалының алдынгы комбайнчысы Мөнир Гатауллин да кырдан кайтып керми бүген. Мөнир абыйның механизаторлык стажы 30 елга тула. Һәм менә 24 ел инде...
-
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Хөрмәтле укучыларыбыз! Вакытлыча техник җитешсезлекләр аркасында сайтка куелган фоторәсемнәр юкка чыкты. Әлки районында үткәрелгән чаралардан фоторәсемнәрне безнең группада карый аласыз: http://vk.com/club64690122 Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
-
Әлки районына "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев килеп китте
Бу атнада безнең районда үзенең урынбасарлары һәм хезмәткәрләре белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев килеп китте. Базарлы Матактагы элеваторны караганнан соң, ул Әлки электр челтәрләрендә тукталыш ясап, мондагы эш шартларын, техник торышын карады. Илшат Фәрдиев районга визиты максатлары турында безгә дә сөйләде. Район электр челтәрләренең диспетчер пунктында...
-
Районда йон җыю белән кем шөгыльләнә
Редакциягә бер үк сорау белән берничә кеше мөрәҗәгать итте. Аларны сарык йонын кая тапшырып була икән, дигән сорау борчый. Чиябаш авылыннан Дәүләтшина Рафика: "Шундый яхшы йом-йомшак чиста йон кыркып алабыз сарыкларыбыздан. Аннары кая куярга белмибез. Районда йон җыю белән кем шөгыльләнә соң?"- дигән соравы белән редакциягә үк килеп җитте. Укучыларыбызга...
-
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә әлкилеләр актив кушылды
1 августта старт алган "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә райондашларыбыз актив кушылды. Район социаль яклау бүлегенә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен байтак мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары китерделәр инде. Игелекле райондашларыбызның бу ярдәме балаларын мәктәпкә әзерләүче гаиләләргә бик тә ярап куячак. Баланы мәктәпкә җыю бит шактый кыйммәткә...